tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Әһмәтһади Максудиның тууына – 150 ел
Әһмәтһади Максудиның тууына – 150 ел

Әһмәтһади Максудиның тууына – 150 ел

28 сентябрьдә – атаклы татар мөгаллиме, җәмәгать эшлеклесе, сәясәтче, журналист һәм нашир – Әһмәтһади Максудиның тууына 150 ел була.Әлеге олуг юбилей уңаеннан, милләтебезнең бөек улын искә алу чарасы үткәрүдә катнашырга чакырабыз!

28 сентябрь, 14.00 сәгатьтә Иске Татар зиратында Әһмәтһади Максуди каберен зиярәт итү булачак. Шәхес рухына дога кылыначак, кабер тирәсен җыештыру, чәчәк кую оештырылачак.

ӘһмәтҺади Максуди – милләтебез өчен бик күп эшләр башкарган, ул төзегән «Мөгаллим сәни» гарәп имлясы дәреслеге бүгенге көндә дә актуальлеген югалтмый һәм төрле милләт кешеләре тарафыннан кулланыла. Шулай ук, Әхмәтһади Максуди Казанда беренче татар китапханәсен – «Китапханәи исламия»не оештыручы буларак та билгеле. Нәшир һәм журналист буларак, ӘһмәтҺади Максуди – “Йолдыз” гәҗитен 12 ел дәвамында чыгара, шулай ук «Фәнни камус» исемле — татарча беренче энциклопедик сүзлеген дөньяга чыгара.

Милләттәшләр! Милләтебезнең бөек улы – ӘхмәтҺади Максудины бергәләшеп искә алыйк! Очрашу урыны һәм вакыты: 28 сентябрь, 14.00 сәгатьтә Иске Татар зираты капкасы янында.

Әхмәтһади Максудиның кабере – Габдулла Тукай каберенең сул ягында урнашкан.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*