tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Әлки районы үзәгендә ТАССРның 100 еллыгы хөрмәтенә аллея утыртылачак
Әлки районы үзәгендә ТАССРның 100 еллыгы хөрмәтенә аллея утыртылачак

Әлки районы үзәгендә ТАССРның 100 еллыгы хөрмәтенә аллея утыртылачак

Базарлы Матакта ТАССРның 100 еллыгы хөрмәтенә аллея пәйда булачак. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

Район урман хуҗалыгы җитәкчесе-урманчы Илсур Зәйнуллин хәбәр иткәнчә, республика юбилеена аталган агачлыкны район үзәгенең Афанасьев урамы башына утыртырга җыеналар. Ул бер гектар мәйдан биләячәк.

Аллея булачак урынны көзеннән сукалап калдырып, язын анда каен, нарат, чыршы, миләш үсентеләре утыртырга ниятлиләр.

alki-rt.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*