tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Әзһәр Шакиров: Асфальтта талантлы бала тумый
Әзһәр Шакиров: Асфальтта талантлы бала тумый

Әзһәр Шакиров: Асфальтта талантлы бала тумый

Камал театры артисты, Татарстанның һәм Россиянең халык артисты Әзһәр Шакиров татар балаларының телне камил белмәү проблемасын күтәрде. Бу фикерен ул Бөтендөнья татар конгрессында «Җәлил укулары» әдәби бәйгесенә багышланган матбугат конференциясендә әйтте.

«Казанда туган баланың сөйләме читтә туган балаларның сөйләменнән бик аерыла. Асфальтта талантлы бала тумый. Казанда татар баласы руска әйләнә. Аны рус дөньясы йотып ала. Эретә. Читтәге балалар казанлыларга үрнәк күрсәттеләр», — дип сөйләде Әзһәр Шакиров.

«Үзебез милләтебезне саклыйбыз. Татарның язмышы ничек икәнен, балаларның катнашуында күрдем. Аларның нинди уй һәм теләкләре бар. Балаларны тыңлагач, аларның әти-әниләре, укытучылары кем икәнен аңлыйм», — дип сөйләде Камал театры артисты.

«Җәлил укулары» II Халыкара әдәби бәйге. Быелгы бәйге 7 номинациядән гыйбарәт: Җәлил шигырьләрен татарча, русча, дөнья телләрендә, Яшь Җәлилчеләр (катнашучылар Бөек Ватан сугышы турында: сугыш чорына кагылышлы вакыйгалар, фронтовиклар, тыл хезмәтчәннәре турында) үзләре язган әсәрләрне тәкъдим итә.

4 яшь алып 25 яшькәчә катнашучылар бар. Бәйгедә Чиләбе, Оренбург, Башкортостан, Ульяновск, Киров өлкәләре, Бөгелмә, Тукай, Алексеевск, Тәтеш, Кукмара районнары һәм Казан шәһәреннән катнашучылар булган.

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*