tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Фәрит Мөхәммәтшин Россия Федерациясе Дәүләт флагы көне белән тәбрик итте
Фәрит Мөхәммәтшин Россия Федерациясе Дәүләт флагы көне белән тәбрик итте

Фәрит Мөхәммәтшин Россия Федерациясе Дәүләт флагы көне белән тәбрик итте

Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Россия Федерациясе Дәүләт флагы көне белән тәбрик итте.

“Хөрмәтле та­тар­станлылар! 22 августта илебез Рос­сия Федерациясе Дәүләт флагы кө­нен бил­геләп үтә. Сезне шушы бәй­рәм бе­лән котлыйм.

Ак, зәңгәр һәм кызыл төсле әләм – илебезнең иң төп дәүләт символ­ла­рының берсе. Ул Ватаны­бызның ку­ә­тен һәм бәйсез­леген күрсәтә, патриотлык һәм тынычлыкка омтылу идеяләрен, ышанычлылыкны һәм иминлекне, Ватанга карата уй-фи­керләрнең чисталыгын һәм аңа булган мәхәб­бәтне гәүдә­лән­дерә. Ил мәнфә­гать­ләрен яклауга, гаять бай та­рихи-мәдәни мирасны саклауга бердәй омтылышта Россия халыкларын бер­ләш­­терә. Россия әлә­мен Җир ш­а­­рының һәр почмагында бе­ләләр һәм ихтирам итәләр. Дәүләт флагы иң зур җиңүләр һәм әһәмиятле вакыйгалар вакытында күтәрелә, халыкара очрашулар һәм сөй­лә­шүләр дә ансыз үтми.

Кадерле дуслар! Флаг, Герб, Гимн – дәүләтнең аерылгысыз атрибутлары, аның рухи кодрә­тенең иң мөһим өлешләре. Аларда буыннарның тарихи дәвам­лылыгы һәм көчле, бердәм булуда илебез үткән күп гасырлы шанлы тарих чагылыш таба.

Бүген Россия нык адымнар белән тотрыклы инновация үсеше юлы бе­лән бара. Татарстан Республикасында яшәүчеләр, үз Ватанына тугры калып, үзләренең иҗади хезмәте белән Россия Федерациясе куә­тен ныгытуга саллы өлеш кертә. Без үз куллары бе­лән туган илебез­нең данын һәм бөек­­­леген яулаган борынгы баба­ларыбызның эш­ләрен дәвам ит­­­терер­гә омтылабыз. Соңгы елларда зур уңышларга ирештек, әмма башкарасы эшләр дә күп әле. Демократик казанышларны үстереп, гражданнар арасында тынычлыкны һәм милләтара татулыкны саклап, тырыш хезмәт куеп һәм актив граждан булып, без барыбыз бергә куелган максатларга ирешә һәм иң кыю гамәлләрне тормышка ашыра алырбыз. Ро­с­сиянең Дәү­ләт флагы астында Ва­таны­бызның иксез-чиксез киң­леклә­рен­дә игелек һәм гаделлек тантана итсен! Барыгызга да эш­ләре­гездә уңышлар, иминлек һәм бәхет телим! Бәйрәм белән!”, – диелә котлауда.

Фото: prav.tatarstan.ru

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*