tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Фәтхи Бурнашны олыладылар
Фәтхи Бурнашны олыладылар

Фәтхи Бурнашны олыладылар

Бүген, 20 январьда. Чуашстанның Батыр районы Кыр Бикшиге авылында, татар халкының мәшһүр классигы, язучы — драматург Фәтхи Бурнашның 120 еллыгына багышлап зур тантана үзды. Бу тантананы Чувашия татарлары милли мөдөни автономиясе, Кыр Бикшеге авылы иҗтимагый киңәшмәсе, Батыр районы китапханәсе оештырды. Якташлары үз язучыларын онытмый.

Аның исемен мәңгеләштерү максатыннан шактый матур эшләр башкаралар. Республиканың татар милли мәдәни автономиясе 11 ел элек танылган, милләткә хезмәт иткән шәхесләргә бирергә Ф.Бурнаш исемендәге премия дә булдырды, Кыр Бикшеге мәктәбендә Фәтхи Бурнашның музее эшли. Авыл эшмәкәрләре ярдәме белән бүген Бурнашларның төп нигезе янында, 120 еллык тупыл кырыенда, мәчет алдында һәйкәл дә куелды. Төп нигезендә мәчет төзелгөн. Ул Фәтхи Бурнаш исемен йөртә. Дания Сәлахова җитәкләгән Халык театры язучының әсәрләрен сәхнәләштереп тора. Бүгенге бәйрәмдә дә Халык театры тарафыннан әзерләнгән язучының әсәрләреннән өзекләр күрсәтелде.

Бу чарада Татарстаннан Татарстан Язучылар берлеге рәисе Данил Салихов, “Безнең мирас” журналы баш мөхәррире Ләбиб Лерон, Ф.Бурнашның якташлары Ркаил Зәйдулла, Дамир Гыйсметдин, шагыйрьлөр Газинур Морат, Шөмсия Җиһангирова, язучы Фатих Кутлу һ.б. шәхесләр катнашты.

Тантанада катнашучылар язучы, драматург хакында Фәтхи Бурнаш турында матур фикерләр яңгырады.. Бөтендөнья татар конгрессы исеменнән котлауны шагыйрә Шәмсия Җиһангирова җиткерде.

Җыр–моң белән үрелеп барган бәйрәмне Чабарсардан килгән “Ялкын” вокал ансамбле, “Мишәр” ансамбле сәнгать җитәкчесе Илдус Шәйдуллин, Р.Ваһапов исемендәге премия лауреаты Азат Абитов бизәде.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*