tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Гагаринны шәхсән белүче укытучы 100 еллык юбилеен бәйрәм итте
Гагаринны шәхсән белүче укытучы 100 еллык юбилеен бәйрәм итте

Гагаринны шәхсән белүче укытучы 100 еллык юбилеен бәйрәм итте

“Ак калфак” оешмасы, районыбызның 90 еллыгына багышлап, үзенең “Ак яулыклы Әбием” дигән рубрикасын ачып җибәрә.

Ак яулыклы Әбиебез Бибинур Шәйхелислам кызы. Озын гомер кешегә нәселдән, геннардан бирелә, ди галимнәр. Кеше туксан яшен тутыргач, картаюдан туктый, йөзгә дә исән-сау җитә, дигән фикерләр дә бар. Гасырлар аша үтеп, тормышның ачысын-төчесен татыган хәлдә дә киләчәккә оптимист карашын, күңел көрлеген югалтмаган кешеләр арабызда яши.

Бүген исә сезне Казан шәһәрендә гомер кичерүче Бибинур Шәйхелислам кызы белән белән таныштырырга телибез. 3 ноябрь көнне ул үзенең 100 яшен бәйрәм итә. Гасыр яшьтәше булган әби бүгенге көндә килене Әлфия ханым һәм улы Ростәм тәрбиясендә гомер кичерә.

…Чибәрлекне еллар ала,
Гөлләр дә көзен сула.
Тик көзен дә табигатьнең
Үз матурлыгы була…
Картлыкның да үз яме бар
Сокланып туялмаслык…

100 яшен тутыруына карамастан, әбинең зиһененә күз тимәсен, бар үткән гомерен хәтерли. Чынлап та, сокланып туялмаслык. Тумышы белән ул Кама Тамагы районының Кыртапа авылыннан. Язмыш жилләре кушкангамы, гаиләләре белән Берек авылына кучеп килгәннәр, 4 баланы аякка бастырганнар.Тормышның ачысын-төчесен кургән Бибинур апа гомер буе белем алуга тартыла. Спас педагогика техникумын тәмамлап,1938 елда үзенең хезмәт юлын Мәмәтхужа жидееллык мәктәбендә башлап жибәрә. Мәктәп ябылу сәбәпле,1942 елда яңа ачылган Яңа Болгар авылы мәктәбенә кученә. Балаларга география фәненнән белем бирә, директор вазыйфасын намус белән башкара.

1966 елда Бибинур Хөснуллинны КПССның XXIII съезды делегаты итеп сайлыйлар, анда ул беренче космонавт Юрий Гагарин белән шәхсән таныша.

Бибинур әбине 100 яшьлек юбилее белән ихластан котлыйбыз. Аңа хәерле гомер кичереп, сау-сәламәт булып, оныклары бәхетенә сөенеп яшәргә насыйп итсен.

Айгөл Нуриева

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*