tatruen
Баш бит / Милли тормыш / Эшмәкәрлекне үстерү / Гали авылы. Өмет һәм мәхәббәт җире
Гали авылы. Өмет һәм мәхәббәт җире

Гали авылы. Өмет һәм мәхәббәт җире

Руль артындагы тү­бә­тәй кигән автобус йөртүче абыйга:
– Исәнмесез! — дип сәлам бирәм.
– Син татар кызымы әллә? — дип сорый ул миннән татарча.
– Юк, мин әйтәм, — русча. — Ә менә Казан уни­вер­ситетында укыган идем.
– Татарча тагын берәр нәрсә әйтә аласызмы?
– Әлбәттә! Мин сине яратам.
Автобус йөртүче ел­ма­еп куя. Елмаймыйча ни? Чөнки мин аңа мәхәб­бә­темне белдердем ич.

 Урал тавы итәгендә

Безнең юл өлкәбезнең төньяк-көнчыгышында урнашкан Похвистнево һәм Оренбург төбәкләре чигендә ята. Төгәлрәк әйтсәң, бүген халык теленнән төшмәгән, бөтен Россиягә танылган Гали авылына баруыбыз.

Самарадан әлеге авылга алып барган юл (170 чакрым чамасы) сокландыргыч матур. Яшел хәтфә үлән эчендә ак башлы ромашка чәчәкләре аксыл шәмәхе төстәге шалфей белән үрелеп үскән, агачлыклар камышлы сазлыклар белән чиратлашкан, елгаларда уч төбенә охшаган төнбоек яф­раклары җәелеп үсә. Уҗым кырында башаклар өлгергән, янәшәләрендә — горизонтка ка­дәр тезелгән көнбагыш сафлары.

алькино4

Ә Урал тавы итәгендә бик матур урынга урнашкан авылның үзендә йорт саен яхшы, сыйфатлы өй, теплица һәм төрле яшелчә утыртылган бакча. Авылда 760 йортка 300гә якын теплица һәм… меңнән артык машина. Нәрсә әйтергә дә юк, таза тормышлы авыл. Бар муллык — көндәлек эшнең нәтиҗәсе. Галилеләр эш биргәнне көтеп утырмый — аны үзләре таба. Һәр гаилә 45 сутыйга якын җир эшкәртә. Бирегә яшелчәләр сатып алу өчен генә түгел, аларны үстерү серләрен белү өчен дә ерак җирләрдән — Чиләбе, Оренбург, Свердловск һәм — уйлап кына карагыз әле! — Новосибирск өлкәләреннән, шулай ук Татарстаннан, Башкортостаннан, Белоруссиядән дә килүчеләр бар.

Дүрт ел элек Гали авылында гөрләп узган I Бөтенроссия татар авыллары Сабан туена Кытайдан килгән кунаклар да булган икән. Ә ике ел элек биредәге җирле ипподромда бөтенроссия атлар чабышы уздырылып, анда илебезнең унсигез төбәгеннән чабышкылар катнашкан.

Помидор джунглиләрендә

Йөз чакрымнан артык радиус ераклыгындагы авыл-шәһәрләрне яшелчә белән тәэмин итеп торган Гали авылын кыяр-помидор башкаласы дип атыйлар. Баштан, 60нчы елларда, яшелчәләрне пленка астында гына үстерә торган булганнар. Исәнлек тә, вакыт та күп таләп иткән бу кыен эш табышны да яхшы биргән: сезон эчендә машина алып, биш елда сыйфатлы өй төзергә акча юнәлтеп булган. Ә инде 90нчы елларда галилеләр теплицалар төзи башлыйлар һәм бу эшкә Минегани Сафиуллин беренчеләрдән алына. Соңгарак аңа бертуганы да кушыла, ә аларга карап калган авылдашлары да теплицалар төзи башлыйлар.

Бу эш ел буена бара: әле генә соңгы уңышны җыеп алсалар, инде үрентеләр утыртырга да вакыт җитә. Минегани аганың май аенда беренче помидорлары өлгерүгә, иң беренче яраткан оныкларын сыйлый ул. Ә Сафиуллиннарда алар җи­дәү, менә-менә сигезенчесе ту­арга тора. Бик тә бай кешеләр алар!

Тегүче дә, игенче дә

Гали авылында кызыклы һәм лаеклы кешеләр күп. Алар арасында язучы да, эшмәкәрләр дә, дин әһелләре дә бар. Биредә районда беренчеләрдән булып РСФСРның атказанган мәдәният хезмәткәре исемен алган укытучы яши. 1956 елда Мельбрунда узган Олимпия уеннарында Куйбышев өлкәсе спортчыларыннан берен­че­ләр­дән булып катнашкан СССРның һәм халыкара грек-рим көрәше буенча спорт остасы Наил Гәрәев тә Гали авылыннан. Нәкь аның тырышлыгы белән авылда грек-рим көрәше популярланып китә, биредә балалар һәм яшүсмерләр өчен спорт мәктәбе ачыла.

Расих Латыйпов турында авылдашлары гаҗәеп кеше, диләр. Берничә ел элек ул авылларында хәләл ит продукциясе комбинаты ачкан. Хәзер беркем дә түбә ябар өчен читтән материал эзләп җәфаланмый — Расих түбә калаен биредә үзе җитештерә. Латыйповны Бөтенроссия татар конгрессы Башкарма комитеты әгъзасы, Похвистнево районының “Туган тел” татар милли оешмасы җитәкчесе буларак та яхшы беләләр. Аның акчасына китапханәгә китаплар, авыл вокаль-инстру­менталь ансамбле өчен яңа музыкаль кораллар сатып алына. Ул яшь спортчылар һәм балалар өчен оештырылган бәй­рәмнәрнең, халык иҗаты фестивальләренең иганәчесе дә бит әле. Боларның барысын да Расих әфәнде бер риясыз, бөтен күңелен биреп башкара.

– Минем авылым — үзенә карата бер бәләкәй генә ил ул. 400 ел дәвамында ирешелгән казанышларны саклап кына калмыйча, без рухи, әхлакый, икътисади яктан да үстерергә тиешбез, – ди Латыйпов. – Бу ансат түгел, ләкин бик тә кирәк.

Ә аның туган авылында ясаган “Сельский уют” дип аталган мосафирханәсе турында биредә күбрәк сөйләп китәсе килә.

алькино 5

Табигать белән күзгә-күз карашып

– Паша, койрыгыңны тарат инде, — дип тавис кошыннан үтенеп сорый бәләкәй генә малай.
– Ә нигә Паша?
– Мин аны шулай атадым. Тавис кошы (павлин) — Павел, димәк, Паша.
Һәм кош үтенечне үтәгәндәй кояш нурларында балкып торган матур койрыгын таратып җибәрә.

Агротуризм үзәгенә би­рел­гән җирнең әлегә дүрттән өч өлеше генә үзләштерелгән булса да, биредә вакытны кызыклы үткәрер урыннар күп. Торак корпуслар янында борынгы татар халкының көнкүрешен чагылдырган йорт та төзелгән. Озын өстәл артына утырып, хуш исле үләннәр салып пешерелгән сөтле чәй эчәргә, татлы бал, шушындагы мичтә пешкән коймакны, катламаны авыз итәргә була. Йортта төрледән-төрле мал-туарга да урын бар. Кешеләргә теннис һәм бильярд уйнарга да, атка атланып йөрергә дә мөмкинлекләр тудырылган. Арбалет яки уктан ату белән шөгыльләнергә дә була.

Латыпов-Р.М.-1Күптән түгел турбазада ясалма күл дә булдырылган. Аны ясаганда, җирнең өске катын алгач, сәламәтлеккә файдалы зәңгәр балчык катламы чыккан. Димәк, тиздән әлеге үзәктә дәвалау ванналары да алырга мөмкин булачак.

Агротуризм белән шөгыль­ләнү теләге Расих Латыйповта 2012 елда барлыкка килә, ә бер ел узганнан соң мосафирханә үзенең ишекләрен ачып, беренче кунакларны кабул итә. Быел кышын биредә тауга күтәрелү өчен күтәргеч белән чаңгы шуу комплексы да ачылган.

– Бабам-әтием яшәгән авылны саклап калып, аның ту­рында күбрәк кеше белсен иде — бу минем иң зур теләгем, – ди Расих Латыйпов.

Изге чишмә чыккан җирдә

Ел саен соңгы кыңгырау тантанасыннан соң Гали авыл мәктәбенең чыгарылыш сыйныф укучылары иң биек тау итәгенең башына менеп, әллә кайдан күренеп торырлык итеп, авылның яшен ак ташлар белән “язалар”. Быелгы язу “Галигә — 403”, дип күрсәтә.

Озак вакыт Гали авылын икеләтә яшәртеп санаганнар. Ләкин туган якны өйрәнүче энтузиастлар Оренбург шәһәре архивыннан авылның инде дүрт гасыр яшәвен исбатлаган язулар табалар.алькино 3

Авыл халкы һәрвакыт үзенең диненә, милли мәдәниятенә һәм гореф-гадәтләренә туг­ры булып яши һәм барсы да үзенең гаилә тамырларына ихтирам белән карый. Мәсәлән, “Гали” музее җитәкчесе Сания Әмирова үзенең авыл тарихында зур эз калдырган Морат Ишматовның унберенче буыны икәнен белә. Морат бабай император гаиләсе рөхсәте белән Гали авылына килеп мәчет төзи. Шулай ук дин әһелләре әзерләүче мәдрәсә дә ачып җибәргәч, бирегә укырга яшьләр бөтен Россиядән килә башлый. Советлар вакытында әлеге мәдрәсә ябылып торса да, 1992 елда яңадан ачыла һәм кабат Гали авылына дини белем алырга Идел буеннан гына түгел, Мәскәүдән, Литвадан, Кырымнан, Казахстаннан, Тө­рек­мәнстаннан һәм башка күп урыннардан шәкертләр ки­лә.

Морат бабайны Гали авылында изге кеше дип саныйлар. Ул авыл читендә бәреп чыккан чишмәне чистартып, аңа агачтан бура да ясап куйган һәм аның тирәли агачлар утырткан, биредә догалар укып, чишмә суы белән кешеләрне дәвалаган. 1937 елда чишмәне бетерергә теләп, аны туфрак белән күмеп куялар һәм янәшәсендә башкасын ачалар. Тик яңа чишмә тиз корый, ә Морат бабайның чишмәсе яңадан бәреп чыга. Аның шифалы суларын галилеләр генә түгел, ерак җирләрдән махсус килеп башкалар да алып китә.

Гали авылында бүген ике меңнән артык кеше яши. Яшь­ләр дә күп булып, өч катлы мәктәпнең сыйныфлары да, балалар бакчасы да буш тормый. Димәк, күпләргә изге урын булган Гали авылының киләчәге бар дигән сүз.

Татьяна ХАРИТОНОВА.
(«Социальная газета» газетасыннан).
«Бердәмлек»

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*