tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Галигә бардым әле…
Галигә бардым әле…

Галигә бардым әле…

Самаралыларның үткәнебезгә, бер-берсенә, нәсел шәҗәрәләренә хөрмәтле булуына сокланып кайттык, дип шалтыратты “Ак калфак” татар хатын-кызлар иҗтимагый оешмасының Зәй районындагы җирле бүлеге җитәкчесе Энҗе Әхмәтҗанова. Бу көннәрдә оешманың чираттагы утырышы “Шәҗәрәдә бабаларым тарихи хәтере” шигаре астында Самара өлкәсендә узды. Анда хатын-кызларыбыз Похвистнево районының Гали авылы, андагы гореф-гадәтләр белән танышты, балалар бакчасы, авыл музее, Гали мәдрәсәсе, мәчетләрдә, “Хәләл” цехы, “Исхаков” крестьян-фермер хужалыгында булган.

 – Әлеге сәфәр үзгәлеге белән аерылып тора. Безне Гали авылында гаиләләргә урнаштырдылар.  Өй һәм гаилә, милләтебез җылылыгын тоеп кайттык анда. Гали – Похвистнево районында иң зур һәм халкы ике меңнән артык булган авылларның берсе. Үткәне тирәндә аның. Татарстаннын Балык Бистәсе районыннан бирегә күчеп килгән Гали атлы кеше нигез салган. Авылда 4 мәчет, мәдрәсә, музей бар. Программага кертелгән һәр объектны кызыксынып карадык. Шәҗәрә, чыннан да, киләчәккә тәрәзә ул. Самаралыларның җиде буын бабаларын белүләре игътибарны җәлеп итте. Аннан биредә без сөлге, шамаил чигү,  панно эшләү, бавырсак һәм кош теле пешерү буенча мастер-класслар алдык.  Аларда сөлгене яулык, диләр икән. Бер ханым кияүгә чыгучы кызларга шактый яулык җиктем, ул егет кызны сорарга килгәч, ризалык билгесе, ди. Шул сөлгене аннан егетләр бөтен авылга күрсәтеп, риза булды дип урам буйлап йөриләр икән, – дип Энҗе ханым, мавыктыргыч итеп сөйләп.

Утырышта катнашучылар татар гаиләләрендә яшәгәндә кунак итү гореф-гадәте белән дә танышкан.

Икенче көнне Самара шәһәренең “Яктылык” мәктәбендә утырышның секцияләре,  “Заря” мәдәният йортында исә пленар утырыш узган.

-“Яктылык” мәктәбенең исеме җисеменә туры килеп тора. Аның тарихы гаҗәеп кызыклы: ничәнче елдан эшли, кемнәр аның белән җитәкчелек иткән, нинди уңыш-казанышлары бар?! Ә әлеге мәктәп укучылары чыгыш ясаганда башкару осталыгы, үз-үзләрен тотышына, аларның янып торуларына күпләр гаҗәпләнде, – ди Энҗе ханым.
Чарада кунаклар өчен оештырылган “Мәүлед Ән-Нәби” бәйрәме очрашу-аралашуның иң матур мизгеле булган. Дини чарада олысы-кечесе мөнәжәтләр,  бәетләр укый икән. Ә бездә алар санаулы гына.

Тулаем алганда, Самара халкы тырыш: һәркем нинди дә булса эш белән мәшгуль.  Хатын-кызлар ирләре эшләгәнне генә көтеп ятмый,  алар бергәләп  ду китереп дөнья көтәләр, милләтебез сагында торалар.

zainsk-rt.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*