tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Хабаровскида эшлекле сәфәр дәвам итә
Хабаровскида эшлекле сәфәр дәвам итә

Хабаровскида эшлекле сәфәр дәвам итә

Бүген, 22 февраль көнне дә Татарстан премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шура рәисе Васил Шәйхразиевның Хабаровскида эшлекле сәфәре дәвам итә. Ул  “Русь” край Дуслык сараенда Хабаровск краеның Эчке сәясәт министрлыгының Идарә җитәкчесе А.П. Ивагин белән очрашты.  Очрашуда шулай ук  Дуслык сарае директоры  О.М.Блонская  да катнашты. Бүгенге көндә Хабаровск краенда 145 милләт вәкиле яши. “Русь” шуларны берләштереп торучы үзәк.

А.П. Ивагин, очрашу барышында, Хабаровск ягы Татарстанга килеп Халыклар дуслыгы йортларының эшчәнлеге белән танышырга теләүләрен, Татарстанның әлеге өлкәдә Россия күләмендә үрнәк төбәк булып торуын бәян итте.

В.Г. Шәйхразиев Халыклар Дуслыгы йортларының һәм Татарстан халыклары ассамблеясенең эшчәнлеге халкында сөйләде, тәҗрибә уртаклашу максатыннан Хабаровск вәкилләрен Татарстанга да чакырды. Шулай ук, Бөтендөнья татар конгрессның эшчәнлеге белән дә таныштырды.

Идарә җитәкчесе киләсе  елда Ерак Көнчыгыш Сабан туен Хабаровкида үткәрергә теләүләрен әйтте.

Бу очрашуда Ерак Көнчыгыш округы җирлегендә эшләп килүче татар иҗтимагый оешма җитәкчеләре дә катнашты.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*