tatruen
Баш бит / Яңалыклар / “Халкым минем” газетасының яңа санында нинди кызыклы хәбәрләр белеп була?
“Халкым минем” газетасының яңа санында нинди кызыклы хәбәрләр белеп була?

“Халкым минем” газетасының яңа санында нинди кызыклы хәбәрләр белеп була?

“Халкым минем” газетасының беренче битендә үк сез төбәкләрдә яшәүче милләттәшләребез уздыра торган иң кызыклы чаралар хакында белә аласыз. Бөек Җиңүнең 74 еллыгы уңаеннан ветераннарыбыз хакында сөйләүне басманың бу санында да дәвам итәбез. Сургутта гомер итүче сугыш ветераннарын милләттәшләребез ничек хөрмәтләве хакында Гөлчәчәк Фәтхулова  язмасыннан белерсез.

Самара өлкәсенең Камышлы районында әле февраль аенда гына барлыкка килгән “Туган як” оешмасы нинди максатлар белән яши? Ә РСФСР составында беренче автономияле республика ничек барлыкка килгән? Бу хакта шулай ук  газетада кызыклы мәкаләләр урнаштырылган.

Хөрмәткә лаек, тәҗрибәле мөгаллимә, Татарстанның атказанган укытучысы Саймә Сабирова белән эчтәлекле әңгәмә, Свердловск өлкәсендә татар теле укытучысы Резеда Бархаева язмасы, гаилә бизнесын булдырган эшмәкәр Дамир Шәңгәрәев белән әңгәмә дә сезне битараф калдырмас.

Халкыбызның бөек җырчысы, Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Хәйдәр Бигичевның безнең арадан китүенә – 20 ел. 16 нчы июньдә аның туган көне. Шул уңайдан җырчының хатыны Зөһрә Сәхәбиева белән Гөлназ Шәйхи уздырган әңгәмә урнаштырылды. Зөһрә апаның йөрәк әрнүе белән сөйләгән хәтирәләреннән күзләр яшьләнә, ике көчле иҗат кешесе арасындагы хисләр бәйләнеше, рух көчлелегенә сокланасың да. гаҗәпләнәсең дә.

Тагын бер кызыклы шәхес – шагыйрә Эльмира Шәрифуллина. Аның хакындагы язмада сез Эльмира апаның кайбер шигырьләре белән дә таныша аласыз. Шул иҗат җимешләре ярдәмендә, каләменең  көчен, күңел кичерешләрен дә тоярсыз. “Халкым минем” газетасының яңа саны сезнең өчен. Рәхим итеп укыгыз, рухи азык, мәгълүмат алыгыз. Исегезгә төшерәбез, 1 нче июльдән газета яңа исем белән – “Татарлар” дип чыга башлаячак. Индекслары үзгәрми.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*