tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Һәр авылның үз ял йорты бар
Һәр авылның үз ял йорты бар

Һәр авылның үз ял йорты бар

Самара өлкәсе Камышлы районының Иске Усман социаль хезмәт күр­сәтү бүлегендә олы яшьтәге кешеләр өчен төрледән-төрле кызыклы чаралар уздырылып тора. Бигрәк тә татар милли йолаларын, гореф-гадәтләрен саклау һәм торгызу буенча зур эш алып барыла. Соңгы елларда гамәлгә кертелгән йолалар арасыннан яңгыр ашлары, чәчәк бәйрәмнәре, гаилә көннәре, Нәүрүз бәйрәме, милли шагыйрьләребезгә багышланган кичәләр зур урын алып тора. Быел моңа тагын бер милли бәйрәм — карга туе килеп кушылды.

Бу бәйрәмнең үз тарихы бар, әлбәттә. Риваятьләргә караганда, борынгы заманнарда кешеләр язның кайчан киләсен белмәгәннәр, ди. Шуңа күрә кара каргалар килүе алар өчен язның беренче билгесе булган. Алар каргаларга ботка пешереп җиргә салганнар, яңа мул уңышка өметләнеп үзләре дә ашаганнар, җырлар җырлаганнар, такмаклар әйт­кәннәр.

Менә шул гореф-гадәтне искә төшереп, яшь буынга күрсәтү өчен Иске Усманда да карга туе уздырылды. Безнең әбиләр янына Камышлыдан да бер төркем әбиләр һәм бер “ата карга” — гармунчы Дәрҗеман ага Салихов та чакырылган иде.

Әбиләр бу чарага бик җаваплы әзерләнеп, каргалар булып киенеп килгәннәр, хәтта битләренә килешле итеп томшыклар да ябыштырганнар иде. Җитәкчеләре Раушания Диндарова өздереп гармун уйный, әбиләр әйлән-бәйлән уйнап, яз җырлары җырлыйлар, түтәй һәм карга булып кара-каршы әйтешәләр.

Әбиләр җыелган җирдә бәлеш, чәкчәк, самавырсыз да булмый. Уйнап,җырлап, биеп туйгач, әбиләр рәхәтләнеп чәй эчеп, оештыручыларга рәх­мәтләр әйтеп өйләренә таралыштылар.

Карга туе яңа чара булганлыктан гына шулай тәфсилләп язам. Безнең авылның социаль ярдәм күрсәтү бүлеге — авылыбызның иң җанлы, иң күңелле урыныдыр. Бөтен яңалык шуннан чыга. Хатын-кызлар бәйрәме булсынмы, 9 Маймы, Олылар көнеме, Яңа елмы — анда гел яңа программа. Гомере буе бер авылда, бер урамда яшәгән кешеләрне яңача күрәбез, яңа талант кырларын күреп сокланабыз.

Шуңа күрә дә без социаль ярдәм күрсәтү бүлеген ял йорты, аралашу, сәламәтлек туплау урыны дип саныйбыз. Атнасына ике-өч тапкыр авыру һәм олы яшьтәге авылдашларыбызның хәлен белеп, яхшы сүз әйтеп, кирәккәндә дару алып кайтып биргән, идәннәрен юып чыккан кызларның аяк-куллары сызлаусыз булсын иде. Социаль ярдәм күрсәтү бүлеге булган авылларда халык бәхетле дә, бердәм дә, тормыш ямен тоеп, рәхәтләнеп яши. Бәйрәм белән сезне, тәрбиячеләребез!

Мәгърифә ГЫЙЛЬФАНОВА.
Иске Усман авылы,
Камышлы авылы.
«Бердәмлек»

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*