tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Һәр кешегә ӘНИ кирәк!
Һәр кешегә ӘНИ кирәк!

Һәр кешегә ӘНИ кирәк!

Кыш быел безне артык салкыннар белән интектермәде, шулай да язны сагынып
көтеп алдык. Яз ул бит әниләр кебек көләч йөзле, җылы кочаклы! Кояш бар
кешене тигезләп якты нурларын сибә, кышкы йокыга талган табигатьне,
әниләр кебек, тор, балам, дип иркәләп уята.

Әниләр кебек…Ә менә Киров өлкәсендәге Сосновка интернат-мәктәбендә иртән әниләр уятмый.
Монда яшәүче балаларның әниләре ерак, кайберләре ятим. Алар турында
тәрбияче апалары кайгырта. Һәм… Һәм әледән-әле кунаклар килеп тора.
Шундый кунакларның берсе – Вятка Аланында яшәүче Рәисә ханым Арысланова.
Рәисә ханым шәһәрнең коммунал-торак хуҗалыкларының берсендә юрист булып
эшли, үзе өч бала әнисе, күптән түгел оныгы туды. Көне минутлап
планлаштырылган дияргә була, әмма интернат балаларына бару өчен һәрвакыт
вакыт таба.

– Беренче тапкыр бу балалар янына без, шәһәрнең автомобилистлар клубы,
алты ел элек, юл хәрәкәте иминлеген пропагандалау буенча инспектор
Александр Линок тәкъдиме белән бардык. Аларны бер күргәч, ташлап булмый
икән. Алар безне йөгереп килеп кочаклап каршы ала, алларыбызга менеп
утырып, җылы эзләп, сыенып бетәләр, – ди Рәисә ханым. – Яңа елга һәр
балага Кыш бабайга дип, бүләк сорап хат яздыртабыз, ул хатларга җавап
итеп бүләк әзерлибез. Хат буенча бүләк әзерләүдә бик күп кеше катнаша.
Шулай итеп һәркем бу балаларга әз генә булса да үз гаиләсе җылысын бирә.
Еш баралар алар Сосновкага, әле күптән түгел Рәисә ханым бер төркем
теләктәшләре белән янә интернат-мәктәпкә барып кайттылар. Алар балалар
белән бергәләп кышны озатты, төрле уеннар уйнадылар һәм алып килгән
күчтәнәч тәм-томнар белән чәй эчте.

Сигезенче март – әниләр бәйрәме. Яз ул бит әниләр кебек көләч йөзле,
җылы кочаклы! Кояш, бар кешене тигезләп якты нурларын сипкән кебек,
һәрбер бәбигә дә әнисен бирсен иде! Бәбигә дә, нәнигә дә, үсеп
килүчеләргә дә, үсеп җиткәннәргә дә – һәр кешегә әни кирәк! Ә әниләргә
бәйрәм ясау – бездән тора. Әнисезләргә бәйрәм ясау исә бигрәк тә кадерлерәк.

Шәмсия ХӘЛИМОВА.

“Дуслык” газетасы

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*