tatruen
Баш бит / Яңалыклар / “Иман нуры”күңелләрне яктырта: бүген Вәлиулла хәзрәт Якуповны искә алу чаралары уза
“Иман нуры”күңелләрне яктырта: бүген  Вәлиулла хәзрәт Якуповны искә алу чаралары уза

“Иман нуры”күңелләрне яктырта: бүген Вәлиулла хәзрәт Якуповны искә алу чаралары уза

Бүген Казанда татар дин әһеле, тарихчы һәм җәмәгать эшлеклесе, Апанай мәчетенең имам-хатыйбы Вәлиулла хәзрәт Ягъкубны (1963-2012) искә алу чаралары уза. Казан мөселман зиратында танылган дин әһеле кабере янына аның белән бергә эшләгән хәзрәтләр җыелды.  Чарада Бөтендөнья татар конгрессының Казан бүлекчәсе җитәкчесе Фәрид Мифтахов та катнашты.

Вәлиулла Якупов Башкортстан белән Татарстан арасында рухи һәм дини күпер салган имамнарның берсе иде.

– Ул күренекле дин әһеле булуы өстенә җәмәгать эшлеклесе, нашир, тарихчы буларак та күп хезмәт куйды. Ислам белгече буларак, «Мусульманский мир» һәм «Иман нуры» журналларының баш мөхәррире вазыйфасында күпкырлы эшчәнлек алып барды. Вәлиулла хәзрәт Татарстанда традицион исламны саклауга, элекке китапларны яңадан нәшер итүгә күп көч куйган шәхес.

Аның тырышлыгы белән 1990 елда “Иман” ислам мәдәниятенең яшьләр үзәге ачылды. Шушы үзәк аша Вәлиулла Якупов мәгърифәткә хезмәт иткән меңнәрчә китап бастырды. Бүген дә дәүләт һәм бик күпләрнең шәхси китапханәләрендә,уку йортларында Вәлиулла хәзрәт нәшер иткән китаплар динебезгә битараф булмаган кардәшләребезнең күңелләрен сугара,иманга әйди. Аның каберен зыярәт кылганда, хәзрәтнең дин, тарихыбыз юлындагы хезмәтләрен зурлап, шәхесе алдында баш иябез, – дип билгеләп узды үз чыгышында Ф.Ф.Мифтахов.

Бүген шулай ук Апанай мәчете бинасында Вәлиулла хәзрәткә багышланган музей ачылуы көтелә.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*