tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Иң чибәр татар кызы Самарада түгелме?
Иң чибәр татар кызы Самарада түгелме?

Иң чибәр татар кызы Самарада түгелме?

Самара өлкәсендә «Татар кызы – 2014» Бөтенроссия матурлык конкурсының төбәк этабына әзерлекнең урак өсте. Билгеле булганча, мондый Россия күләмендәге бәйге беренче мәртәбә үткәрелә. Аңа кияүдә булмаган һәм балаларысыз 18-15 яшьлек кызлар катнаша ала.

Төбәк этаплары Россиянең кайбер республика-өлкәләрендә үткәрелде инде. Шуны искә төшереп китәргә кирәктер, бу матурлык конкурсында эчке киемнән дефиле тыелган, Кызлар чын татар чибәрләре булганнарын исбат итәргә тырышачак. Самара өлкәсе этабы шәһәрнең Пушкин исемендәге Тимерюлчылар мәдәният сараенда 8 ноябрьдә үтәчәк. Финал исә 7 декабрьдә Мәскәүдә үтәчәк дип көтелә.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*