tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Кадриянең тәрбия баскычлары
Кадриянең тәрбия баскычлары

Кадриянең тәрбия баскычлары

Бүген аны – “Ак калфак” бөтендөнья татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасы рәисе Кадрия Идрисованы белмәгән татар кешесе аздыр, мөгаен. Чөнки ул терекөмеш кебек: Россиянең, хәтта чит илләрнең татарлар яшәгән әле бер төбәгендә, әле икенчесендә. Татарстан районнары турында әйтеп тә торасы юк. Бер көн эчендә бер генә түгел, ике районны иңләп-буйлап кайтырга мөмкин. Һәм ул булган җирдә дөнья һәрвакыт “кайнап” кала.

Хәтерлисездер: 1990 елларда Казан телевидениесенең әдәбият-сәнгать бүлеге хезмәткәрләре төр­ле мәдәният сарайларында “Уятмакчы булсаң халык кү­ңелләрен” дигән очрашулар оештыра иде. Чынлап та, иң авыр һәм болганчык елларда халыкның милли аңын уятуда, иҗат белән янып яшәүче яшьләрне халыкка танытуда бик зур роль уйнады алар. Аккалфак­лыларны да минем шулар белән чагыштырасым килә: алар да теге елларда уяна башлап, янә битарафланып, йокыга китеп баручы халыкны – милләтебезнең асыл затларын – уятты һәм уята бит. Ә ха­тын-кыз тотынсамы?..

Кадрия ханымны күп еллар, әле Актаныш районында хакимият баш­лыгының социаль мәсьәләләр буенча  урынбасары булып эшлә­гән вакытларыннан ук беләм… дип йө­ри идем. Ул чакта да аның тырышлыгына, үҗәтлегенә, сабырлыгына, кул эшләренә, бакчада яшел­чә, җи­ләк-җимеш, чәчәкләр үс­те­рү, аш-суга осталыгына, халык бе­лән минут эчендә уртак тел таба бе­лүенә, киң күңеллелегенә соклана идем.

“Килә белгәнсең бит – үзең табарсың”

Күпме аралашып та, Кадриянең бала чагы, үсмер еллары турында сөйләшкәнебез булмаган икән. Беркөнне, сүз иярә сүз чыгып, бала чакка кайтып килдек. Аңлашыл­ган­ча, бәләкәйдән үк лидер һәм бик тә тәвәккәл булган.

…Актанышның кечерәк кенә Чынык авылында туып үсә ул. Авылда башлангыч мәктәп кенә булганлыктан, балалар бишенче-унынчы сыйныфларны Кормашка йөреп укый. Авыл аралары ерак булгач, көн дә кайтып йөрү юк, интернатта яшиләр. Ул җи­ден­чедә укыганда әтиләре Рәесне авылда бригадир булып эшләгән җирен­нән Киров авылындагы коры сөт заводына мастер итеп бил­гелиләр. Әти-әнисе шунда кү­ченеп китә, 6 бала Фаягөл  әбилә­ре янында кала. Беркөнне төп йортка кайткач, күршеләре Рәес абзыйдан: “Рәес, сагынмыйсызмы, бик кыен түгелме анда?” – дип сорый. “Юк, кыен тү­гел, – ди ата кеше, – май заводы кир­печ заводы түгел бит (шундый юморга бай кеше була ул), тик менә балалар сагындыра!”

Шул сүзләрне ишеткән Кадрия әти-әнисен бик тә кызгана һәм үзеннән ике яшькә кече энекәше Азатны алып алар янына күченергә карар кыла. Иртәгесен үк 7 чакрым араны үтеп, Кормаш мәктәбенә барып керә дә сыйныф җитәкчесенә: “Миңа энем Азат белән икебезнең документлар кирәк, без Кировка әти-әни янына китәбез”, – ди.

Икенче көнне 13 яшьлек кыз энесе Азат белән төенчекләр, китап-дәфтәрләрен кочаклап, май заводына сөт илтүче трактор чанасына утырып, Киров авылына барып төшә. Трактор заводка кереп китә, кыз энесен капка янында калдырып, әтисен эзли баш­­лый. Бервакыт пар эченнән Рәес абзый килеп чыга да, нишләп йөрисең, дип ­сорый. Кадрия: “Бәй, үзең өченче көн, балаларсыз кыен, дип әйттең бит, ме­нә килдек”, – ди һәм кайда яшәү­лә­рен сорый. Әтисе: “Кызыкаем, монда ка­дәр килә белгән­сең, анысын да үзең табарсың”, – ди дә кире борылып пар эченә кереп югала. Кыз да аптырап калмый, колагына әти­лә­ренең ике катлы йортта яшәү­ләре кереп калган була, шуны эзләп китә. Сораштырып, әнисен дә эзләп таба. Тик әнисе дә эштән китә алмый икән – ачкычны гына биреп җибәрә. Апалы-энеле туганнар фатирны ачып кереп, чәй куеп эчәләр, үзлә­ренчә урнашалар.

Икенче көнне Кадрия иртүк торып, энесен уятып, китап-дәф­тәр­ләрен әзерләп, әтисенең аларны мәктәпкә илтеп куйганын көтә башлый. Тик әтисе: “Монда кадәр килә белгәнсең, мәктәбен дә үзең та­бар­сың һәм урнашырсыз”, – ди дә эшенә китә.

Кадрия класска кереп буш партага утыра, Кормаш мәктәбен­дә­гечә, пычранмасын өчен, партасына газеталар җәя дә беренче дә­рес­не тыңлый башлый. Аңа бик сәер­сенеп карыйлар, дәрес бетүгә бар кызлар да дәррәү кубып класс­тан чыгып китә. Ул малайлар арасында берүзе кала. Шунда берсе – мәктәп­нең бер хулиганы аның икегә аерып үреп, өскә күтәреп күбәләкләп бәйләп куйган чәченең бантигын тартып төшерә. Башка малайлар ыржаеп көлешәләр. Кадрия сикереп тора да теге малайга: “Бантигымны бәйләп куй”, – дип боера. Ә тегесе көлә генә. Кадрия дә бирешми: бәйлә һәм вәссәлам. Шулвакыт класска шушы мәктәптә укытучы булып эшләүче җизнәсе – әнисенең сеңлесенең ире Раил Ибраһимов килеп керә һәм сең­лесен күреп аптырап китә: аның шушы мәктәптә укый башлаганын ул да белми әле. “Ни булды?” – ди ул. “Менә бу малай бантигымны тартып, чәчемне сүт­те, бәй­ләсен”, – ди Кадрия. Мондый үҗәт­лектән аптырап калган теге шук малай аның бантигын бәйләргә мәҗбүр була.

“Авылга җибәрегез!”

Шушы җиңүдән соң классташлары аны үз итә башлый һәм ул бик тиз арада монда да лидерга әве­релә. Укуда да, чаңгы, биеклеккә си­керү, йөгерү ярышларында да ул гел алдынгы.

Казан дәүләт педагогика институтында укый башлагач, оештыру сәләтен күреп, аны институтның “Горизонт” төзелеш отрядының җитәкчесе итеп сайлыйлар. Җәйге каникул вакытында үзе дә поездда проводница булып эшли, башкаларны да оештыра. “Го­ри­зонт”ның эшен әйбәт оештырганы өчен аны хәтта Һиндстанга юллама белән бүләклиләр. Тик киң күңел­лелеге сәбәпле, анда барырга гына насыйп булмый. КХТИның отряд начальнигы  аны юлламасын йөргән кызына бирергә күн­дерә. Имеш, алар анда баргач, өй­ләнешергә хыяллана икән.

Укуын тәмамлагач, актив һәм тырыш кызны аспирантурага ке­рергә, институтта калырга үгет­ли­ләр. Тик ул комиссия әгъза­ларына өздереп: “Мин авыл укытучысы булырга укыдым, авылга җибә­регез”, – ди. Бернинди үгет­ләүгә дә­ би­решмәгәч, ярар, авылга икән авылга, әнә йә Себергә, йә Үзбәк­станга китәрсең, дип чыгарып җи­бәрәләр.

Соңрак йомшыйлар үзләре: яшь укытучы Кадрия Идрисова Актанышка кайтып төшә. Анда да каршылыксыз булмый. Шактый кырыс РОНО мөдире аңа Сәфәр мәктәбенә барырга боера. Тик кызның анда барасы килми, әле Казанда чакта ук танышкан һәм арада мәхәббәт бөреләнә башлаган җырчы егет – Азат Нургалиев Сәфәрнеке бит. Егете артыннан килгән дип уйларлар дип борчыла ул, һәм мөдирдән башка мәктәпкә җибәрүләрен сорый. Кызның үҗәтлегенә ачуы чыккан мөдир, ярар Сәфәргә телә­мә­сәң, Дербышкига (ул бөтенләй кире яктагы ярымурыс авылы) ба­рырсың, ди дә сүзен тәмамлый. Кадрия Актанышка әтисе белән кил­гән була, чыгып аңа мөдир бе­лән ике арада булган сөйләшүне җит­керә. Әти­сенең талканы коры: “Юк инде, кызыкаем, сине әллә кайдагы Дербышкига ташып йөрисем юк”.

Хатын-кыз дөньясы

Эшкә 15 августта чыгасы, тик ул мәктәпкә бересендә үк килә. Алдан ук карап, танышып чыга, янәсе. Директор урынбасары аны гына кө­теп торган диярсең, шунда ук аңа тиз­дән районда булачак август киңәшмәсенә мәктәп тормышы турында стенд ясарга куша. Ниш­лә­сен кызый, мәктәп тормышы турын­да берни дә белмәсә дә, ясый стендны, соңыннан мактыйлар да әле.

Аны 38 бала укыган дүртенче сыйныфка класс җитәкчесе итеп билгелиләр. Бер ел буе шау-гөр килеп яши дүртенчеләр, нәтиҗәсе – Волгоградка юллама. Тик анда барырга да насыйп булмый. Япь-яшь укытучы кызга 38 баланы ышанып кем ерак юлга чыгарсын?

Икенче уку елында Кадрия Рәес кызы инде класстан тыш эшләрне оештыручы вазифасында. Ул арада Азат белән өйләнешеп тә куялар, һәм, озак та үтми, ирен Актанышның РТС бистәсендәге мәдәният йортына директор итеп билгелиләр. Тулай торактагы кеп-кечкенә бүлмәгә күченеп бетүлә­ренә, беренче бала Алмаз туа. Аңа дүрт ай тулуга нә­ниләр белән бер көн дә эшләп карамаган Кадрияне, аяк терәп карышуына карамастан, шул ук РТС­ның балалар бакчасына мөдир итеп билгелиләр. Кызлары Алсу (бар яктан камил, чибәр, акылл­ы студент кызлары юл фа­җигасендә һәлак бул­ды, урыны җәннәт тү­рендә булсын!) белән декрет ялында озаграк – 6 ай утырырга рөхсәт итәләр аңа. Аннары тагын эшкә! Уллары 7 нче сыйныфка җит­кәч кенә район хакимиятенә күчә. Ул вакытта районда эшләнгән эш­ләр, башка районнар үрнәк итеп алган башлангычлар турында язып тормыйм, алар – бүген аның җи­тәкчеле­ген­дәге “Ак калфак” оешмасы яулаган үрләрнең дә­вамы.

2008 елда тәвәккәлләп, биредә яшәүче  уллары Алмазга, оныкларга якын булырга теләп, Казанга күче­нәләр. Дәүләт Советына эшкә кодаласалар да, ул үзенә якын булган Мәдәният министрлыгын сайлый, анда эшлә­гәндә үк соңгы ике елында “Ак калфак” ошмасын да җитәк­ли. Аннары Бөтендөнья татар конгрессына эш­кә килә һәм башы-аягы белән ха­тын-кызлар дөнья­сына чума.

Филология фәннәре кандидаты, Россиянең мәга­риф отличнигы, Татарстанның атказанган социаль яклау хезмәткәре Кадрия Идрисова, гомере буе туплаган тәҗрибәсен кулланып, “Ак калфак” оешмасында татарлар яшәгән төбәкләрдәге бар хатын-кызны кузгатып кына калмады, улы Алмаз белән бергә Актаныш районы тарихына багышланган ике серияле фильм, ана карынында яралган баладан алып 40 көнгәчә, 40 көннән алып 3 яшькәчә булган балалар өчен “Тәрбия бас­кычлары” дигән DVD-диск та чыгарып таратты. Инде өченчесе әзер­ләнә. Гомумән, идея­ләр кайнап тора аның башында, аларның ничек тормышка ашырылуын “Ак калфак” оешма­сының    алдагы гамәллә­рен­дә кү­рер­без, иншалла.

Люция Фаршатова,
vatantat.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*