tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Камышлы. Ул җирнең үзәге
Камышлы. Ул җирнең үзәге

Камышлы. Ул җирнең үзәге

Авылның бүгенге тормышы турында Камышлы авыл җирлеге башлыгы Заһит Аб­дел­хак улы САФИН белән сөйләштек.
Шул ук Әнвәр Давыдов туган авылын сагынып:
Күпме илләр, башкалалар гиздем,
Шомарып бетте юлда өзәнге.
Ләкин миңа, әй Камышлым минем,

Син һаман да җирнең үзәге, — дип язган. Бүгенге көндә Камышлы авыл җирлегендә яшәеш көне-сәгате белән үзгәреп тора. Камышлы авыл җирлегенә район үзәге булган Камышлы, Дәү­ләткол һәм Бозбаш авыллары керә. Нәкъ шушы авылларда бөтен татар дөньясына танылган шагыйрьләр Әнвәр Давыдов һәм Рөстәм Мингалим туган.
Биредә Сабан туйлары, өлкә ат ярышлары, төрле спорт уеннары, “Уйнагыз, гармуннар”, “Нәүрүз”, ”Сөмбелә” милли бәйрәмнәре, җыр һәм бию бәйгеләре уздырылып килә, 100 еллык тарихы булган татар халык театрында берничә буын камышлылар уйнап, талантларын ачып күрсәттеләр. Искиткеч матур табигатьле авыл уңган-булган кешеләре белән дә дан тота.

Авылның бүгенге тормышы турында Камышлы авыл җирлеге башлыгы Заһит Аб­дел­хак улы САФИН болай сөйләде:
– Камышлы халкы элек-электән авыл хуҗалыгы белән шөгыльләнгән. Үзгәртеп кору елларында, колхозлар таркалгач, авыл хуҗалыгына игътибар, әлбәттә, кимегән иде. Соңгы елларда безнең җирләргә инвестор килде. Эре һәм икътисади яктан көчле булып саналган “Раздольное” оешмасы ярдәмендә Камышлыда һәм Балыклы авылларында алга барыш күренә башлады. Үзебезнең егетләр дә кул кушырып утырмыйлар – алты кеше фермер хуҗалыгы оештырып җибәрде. Шәхси хуҗалыкларга килгәндә, авыл халкы маллар санын киметте, күбрәк игътибарны яшелчәчелек тармагына бирә башлады.

Шәхси бизнес та чәчәк ата. Район үзәгендә 20ләп зур һәм кечкенә сату нокталары бар, “Магнит”, “Пятерочка” кебек ике зур кибет ачылды, район үзәгендә дүрт аптека, ике кафе эшләп тора. Шулай ук шифаханә, хастаханә, социаль ярдәм үзәге, коммуналь хезмәт күрсәтү структуралары, берничә оешма эшләп тора. Көнкүреш шартлары да яхшыра бара, авыл инфраструктурасы гел яңартыла. Шуңа күрә төзекләндерү, чистарту, юллар салу, су һәм канализация торбаларына ремонт ясап тору кебек эшләр кичектерелмичә башкарыла һәм бу эшләргә аерым зур игътибар бирелә, дип әйтергә була
Хәер, Камышлы инфраструктурасы белән генә түгел, кешеләре белән дә ямьле. Авылның киләчәген кай­гыртасың икән, яшьләр белән эшләүне беренче планга куярга кирәк, дип саныйм. Яшьләрне спортка җәлеп итү, сәламәт тормыш рәвешенә өйрәтү, туып үскән җиребезгә, табигатенә, тарихына карата мәхәббәт тәрбияләү өчен бездә конкрет чаралар үткәрелә. Кадрлар мәсьәләсе дә уңай хәл ителә: элгәреге СПТУ-40, ә хәзер Укыту үзәге авыл хуҗалыгында эшләү өчен кадрлар әзерли. Спорт мәсьәләсенә килгәндә, Камышлыда өлкә үзәгендә дә булмаган биатлон комплексы төзелде. Безнең авылдан чыккан биатлончы Эдуард Латыпов дөнья чемпионатларында, олимпиадаларда катнашып, призлы урыннар яулап килә.

Бөтенроссия авыл Сабан туе алдыннан Камышлы тагын да матурланды, бизәлде. Җиңү паркы, урамнар гөлләргә күмелде, чишмәләр чистартылды. Бөек Ватан сугышы ветераннарына куелган һәйкәл дә яңартылды. Димәк, район үзәгендә тормыш шартлары тагын да яхшырды һәм киләчәктә Камышлы өлкә татарларының мәдәният үзәгенә әвереләчәк, дигән өметтә калабыз. Ә Әнвәр Давыдовның йөз еллыгына бюст кую тантанасын Сабан туе көненә калдырдык.
Бу чарада аның якташлары һәм Татарстан кунаклары катнашыр, дип өметләнәбез.

«Бердәмлек».

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*