tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Касыйм татарлары халык иҗаты фестивалендә катнаштылар
Касыйм татарлары халык иҗаты фестивалендә катнаштылар

Касыйм татарлары халык иҗаты фестивалендә катнаштылар

25 майда Касыйм шәһәрендә  VI төбәкара халык иҗаты фестивале үтте. Ул «Касимовская Золотая Ладья» дип атала. Шәһәрнең үзәк мәйданында халык осталарының эшләнмәләре, төрле тәм-том һәм башкалар күрсәтелде.

Илдар Бикуев җитәкчелегендәге Касыймның татар милли-мәдәния автономиясе җирле татарларның көнкүрешен тасвирлаучы әйберләрне, милли ризыкларны әзерләп күрсәтте. Концерт программасында башка төбәкләрдәге коллективлар белән бергә Татарстаннан килгәннәре дә, Рязань өлкәсе Ермиш районындагы Әҗе авылыннан Рива Бурнешева җитәкләгән “Сабантуй” җыр-бию ансамбле дә катнашты.

«Касимовская Золотая Ладья» фестивале Касыйм шәһәренең Мәдәният һәм туризм идарәсе тарафыннан Рязань өлкәсе мәдәният министрлыгы һәм халык сәнгате ассоциациясе ярдәме белән үткәрелә. Быел фестивальгә Рязань өлкәсе мәдәният министры Виталий Попов та килгән иде.

Рязань өлкәсе мөхтәсибәте хәбәре

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*