tatruen
Баш бит / Яңалыклар / КАЗАН  БЕЛӘН  КИЛЕШҮ ТӨЗЕЛДЕ
КАЗАН  БЕЛӘН  КИЛЕШҮ ТӨЗЕЛДЕ

КАЗАН  БЕЛӘН  КИЛЕШҮ ТӨЗЕЛДЕ

Ульяновскида шәһәрнең Иделаръягы районы белән Казанның Авиатөзүчеләр һәм Яңа савин районнары арасында үзара хезмәттәшлек турындагы килешүгә кул куелды. Әлеге ике районның мондый хезмәттәшлеккә омтылуы очраклы түгел – бу районнарның икесендә дә Россиядәге иң зур самолет  төзү заводлары урнашкан.

Ике күрше шәһәрнең  икьтисад, мәдәният һәм мәгариф өлкәсендәге үзара багъланышларны  яңарту һәм хезмәттәшлекне яңа югарылыкка чыгару турында Казан шәһәре мэры Илсур Метшин узган елны Ульяновскига килгәч күтәреп чыккан иде.  Бүгенге чара да шунда яңгыраган күрсәтмәнең үтәлеше буларак узды.

Ульяновск шәһәренең Иделаръягы районы администрациясе башлыгы Наил Юмакуллов: “Без Татарстан белән даими элемтәдә торабыз. Мәдәни багланышлар яхшы куелган. “Руслан” мәдәният сараенда Татарстан артистлары чыгыш ясамаган атна бармы икән? ди.  “Безнең бүлер әйберебез юк, ә үзара бүлешер һәм уртаклашыр нәрсәләр байтак”- диде   Ульяновск шәһәре башлыгы урынбасары Петр Столяров   һәм киләчәктә мондый килешүләр тирә-күршедәге башка шәһәрләр белән дә булачак дип белдерде. “Бүген Иделарягы районы Чабаксарадагы берәр район белән элемтә урнаштыру тәкдиме белән чыкты.Узган атнада анда булып кайттык. Шушындый ук килешүгә кул кую хакында сөйләштек. Аннан соң шулай ук Пенза шәһәренә һәм башка шәһәрләргә чыгарга уйлыйбыз” дип сүзен дәвам итте.

Килешүне имзалаганнан соң Казан кунакларын әлеге районда урнашкан самолетлар чыгаручы “Авиастар” заводына килделәр. Аның цехлары буенча сәяхәт кылдылар.

1976 елда нигез салынган  завод бүген илебездә һәм СНГ илләрендә самолётлар җитештерүче иң зур заводларның берсенә әверелде. Бүген биредә Ан-124-100 “Руслан” һәм Ту-104 транспорт, йөк һәм пасажирлар ташучы очкычлар җитештерелә. Узган гасырның 90нчы елларында биредә 27 мең кеше эшләгән булса, бүген заказлар аз булганлыктан, нибары 9000 эшче һәм техник хезмәткәр генә калган.   Соңгы 2-3 ел эчендә заказлар килү арта башлаган.

Кунаклар сәяхәт барышында заводның эчендә генә түгел, бик сирәкләр генә эләгә ала торган пилот кабинасында да булдылар һәм кызыксындырган бик күп сорауларга җавап та алдылар.

Кунак ашы кара-каршы дигәндәй,   кунаклар  семберлеләрне Казандагы авиация заводына  һәм август аенда булачак Сабантуй бәйрәменә чакырдылар.

Рамис Сафин Ульяновск.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*