tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Казан филармониясе җырчылар, алып баручылар эзли
Казан филармониясе җырчылар, алып баручылар эзли

Казан филармониясе җырчылар, алып баручылар эзли

Казан шәһәр филармониясе кастинг игълан итә. Җырчылар һәм чаралар алып баручылар эзлибез, ди филармониянең матбугат хезмәте.

Репертуар татар, рус һәм чит телләрдәге җырлардан торырга тиеш. Кастингның беренче өлеше [email protected] адресына фото-, видео- һәм аудиоматериалларны һәм анкета (гариза) тутырып җибәрүдән гыйбарәт. Гаризалар 3 июньгә кадәр кабул ителә. Анкетаны биредән күчереп алырга була:

Кастингның икенче өлеше беренчесендә сайлап алынган конкурсантларның чыгышы белән Казанның 5 номерлы музыка мәктәбендә (Шаляпин урамы, 43 йорт) 6 июньдә дәвам итәчәк. Иң яхшы дип табылганнарга Казан шәһәр филармониясенә эшкә урнашу тәкъдим ителәчәк.

Хәбәрләшү өчен: 8 987 172 3898; 8(843)292-63-11.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*