tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Татар телен өйрәнү курслары тәмамланды
Татар телен өйрәнү курслары тәмамланды

Татар телен өйрәнү курслары тәмамланды

Казан милли тикшеренү технология университетында кичә,28 нче июнь көнне , татар телен өйрәнү курслары тәмамланды.

Телне өйрәнү максатыннан бу курсларга Әстерхан  һәм Сарытау өлкәләреннән вәкилләр килгән иде. Барлыгы 20 кеше. Алар тел нечкәлекләренә, әдәби сөйләм дәресләре биргән мөгаллимәләргә олы рәхмәтләрен белдерделәр. “Киләчәктә дә мондый курслар күбрәк булсын һәм инде өлкәләрдән килүчеләр саны артсын иде, шулай  ук дәреслек авторлары да чыгышлар яса са иде” – дигән  теләкләрен белдерделәр.

Тел өйрәнергә килүчеләр каршында  Казан милли тикшеренү технология университетының тәҗрибәле укытучылары чыгышлар ясады.

Бик күп экскурсияләр каралган  программа белем эстәүчеләрне рухи яктан да баетты. Иске Казан, Болгар кебек изге урыннар алар күңелендә булган иманны ныгытты, татар булуларына горурлык хисләре уятты.

Курслар җитәкчесе Айгөл ханым Биктимирова курсантларга уңышлар, исәнлек саулык теләде. “Телебез югалмасын,  гореф -гадәтләребез, йолаларыбыз киләчәк буыннарга да барып җитсен”- дип укучыларын озатып калды.

Гөлүсә Низаметдинова

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*