tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Казанда беренче татарча фәнни слэм узды
Казанда беренче татарча фәнни слэм узды

Казанда беренче татарча фәнни слэм узды

Казанда узган Jadidfest фестивале кысаларында “Әбүгалисина” дип аталган беренче татарча фәнни слэм узды. Слэмда фәнни материалны татар телендә кызыклы итеп аңлаткан җиңүче билгеләнде.

“Слэм “Әбүгалисина” дип атала. Әлеге атама Каюм Насыйри әсәренең исеменнән алынды. “Гыйлем” проекты Каюм Насыйри мирасын төрлечә куллана һәм яктырта. Проект фәннең төрле юнәлешләрен ала, Әбүгалисина да – күпкырлы галим.  Шулай ук бу исем бик тә татарча яңгырый”, – диде “Гыйлем” проектының баш мөхәррире Айдар Шәйхин.

“Әбүгалисина” фәнни слэмын без беренче тапкыр, Jadidfest кысаларында уздырабыз. Ул, гомумән, яңалыкларны хуплый торган чара буларак, безгә бик тә туры килә”, – диде Айдар Шәйхин.

Татарча слэмда җиңүчене тамашачы билгеләде. Кемгә көчлерәк алкышлаганнарын белү өчен, оештыручылар компьютерда махсус программа кулланды. Шулай итеп, чарада ике җиңүче табылды. Алар – Галимҗан Галимов һәм Сәрбиназ Шәйхелова.

“Гыйлем” проекты ике атнага бер тапкыр КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтында “Хәлбүки” дип исемләнгән лекторий уздыра. Лекторийда төрле галимнәр, фән докторлары һәм кандидатлары, аспирантлар һәм студентлар чыгыш ясый. “Хәлбүки”гә якынча 10-15 кеше йөри.

Мәгълүмат өчен. Jadidfest фестивалендә төп заманча татар мәдәни юнәлешләре белән танышып була: дизайн, музыка, әдәбият, кызыклы лекцияләр, альтернатив форматтагы дискуссияләр, стенд-ап, квест, төрле уеннар һ.б. Чараны Бөтендөнья татар конгрессының Татар яшьләре форумы уздыра.

Алмаз Шиһабетдинов, http://tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*