tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Казанга Башкортстаннан татар шагыйрьләре килде
Казанга Башкортстаннан татар шагыйрьләре килде

Казанга Башкортстаннан татар шагыйрьләре килде

Бүген мәркәзебез Казанга Башкортстанның татар шагыйрьләре килде. Каләм әһелләре башкалабызда ике көн кунак булачак һәм бер төркем чараларда катнашачак.

Бүген 13.00 сәгатьтә, “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында “Башкортстанда татар әдәбияты үсештәме?” дигән темага матбугат конференциясе оештырыла. Анда Башкортстанның халык шагыйре Марат Кәримов, шагыйрь Илдус Фазлетдинов, Баязит Бикбай исемендәге әдәби премия лауреаты язучы Закир Әкбәров һәм “Тулпар” журналының проза бүлеге мөдире, Башкортстан Язучылар берлеге әгъзасы Дилбәр Булатова катнашачак.

“Татар-информ” сайтында матбугат конференциясеннән онлайн трансляция оештырылачак.

Аннары “Мәдәни җомга” газетасында һәм “ Казан утлары” журналында коллектив белән очрашулар билгеләнгән. Кичен Башкортстан кунаклары күңел ачу программасы кысаларында К.Тинчурин исемендәге театрда Туфан Миңнеллинның “Ак тәүбә, кара тәүбә” спектаклен караячак.

Иртәгә, 22 мартта, Башкортстан шагыйрьләре “Манзара”тапшыруында катнашачак. Көндезен Казаннның истәлекле урыннары буйлап экскурсия оештырылачак. Кичен исә,“Казан” милли мәдәният үзәгендә Башкортстанда яшәп иҗат итүче татар шагыйрьләренең һәм язучыларының әдәби-музыкаль кичәсе булачак.

Чарада язучылар Марат Кәримов, Закир Әкбәров, Рәфис Зыязетдинов, Илдус Фазлытдинов, Венера Мәҗитова, Асия Яппарова. Әлфир Якупов, Ринат Апачев, Заһит Мурсиев, Нурлан Ганиев, Наил Хәкимов, Дилбәр Булатова; җырчылар «Фәридә-Алсу» дуэты, Рөстәм Асаев, Рәдиф Зарипов, Айрат Халиков, Вәсил Галимов, Нурия Басыйрова, Хәлимә Якупова, Айзат Шәйхелмарданов  катнашачак.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*