tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Казанга II Бөтенроссия татар авыллары һәм төбәкләрдәге татар тарихын өйрәнүчеләр җыены делегатлары җыела башлады
Казанга II Бөтенроссия татар авыллары һәм төбәкләрдәге татар тарихын өйрәнүчеләр җыены делегатлары җыела башлады

Казанга II Бөтенроссия татар авыллары һәм төбәкләрдәге татар тарихын өйрәнүчеләр җыены делегатлары җыела башлады

Бүген Казанда II Бөтенроссия татар авыллары һәм төбәкләрдәге татар тарихын өйрәнүчеләр җыены ачыла. Делегатлар башкалага килә башлады. Катнашучылар “Татарстан” кунакханәсендә теркәлү уза. Хәзерге вакытка теркәлүчеләр саны 120дән артты – алар арасында Татарстан, Чувашстан, Кырым республикалары, Саратов, Пенза, Чиләбе, Төмән, Рязань Нижгар төбәкләре вәкилләре.

Барлыгы җыенда Россия Федерациясенең 35 регионыннан, Татарстан Республикасының 43 районыннан, Казан һәм Чаллы шәһәрләреннән 374 вәкил катнашачак.

Бүген Җыен программасында

  • РФ төбәкләрендәге татар авыллары тарихына һәм ТР архив эшләренә багышланган китаплар  күргәзмәсе белән танышу
  • «Мәдәни мирасны,  татар төбәк тарихын барлауда һәм өйрәнүдә галимнәрнең, тарихчыларның, җәмәгать эшлеклеләренең роле» дигән темага түгәрәк өстәл
  • «Татар бистәләрен саклап калу һәм үстерү» дигән темага сессия

Кичен делегатлар Башкортстан Республикасы «Туган тел» татар җырын яшь башкаручылар бәйгесенең төрле елларда җиңүчеләре катнашындагы  гала-концертны караячак

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*