tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Конституциягә тавыш бирү уңаеннан Казан телебашнясы Россия флагы төсләренә керәчәк
Конституциягә тавыш бирү уңаеннан Казан телебашнясы Россия флагы төсләренә керәчәк

Конституциягә тавыш бирү уңаеннан Казан телебашнясы Россия флагы төсләренә керәчәк

Россиякүләм тавыш бирү уңаеннан Казан телебашнясы Россия байрагы төсләрендә бизәләчәк. Бу хакта Татарстан Республикасының Радиотелеүзәге хәбәр итте.

«30 июньдә һәм 1 июльдә кич Россия Конституциясенә төзәтмәләр кертү өчен илкүләм тавыш бирү уңаеннан Казан телебашнясы Россия байрагы төсләренә керәчәк», — диделәр үзәктә.

Казан телебашнясының яктырту системасын 2018 елда Казанда FIFA футбол чемпионаты уздыру алдыннан ясадылар. Шуннан бирле телебашнядагы төсле утларны дәүләт һәм милли бәйрәмнәр уздырылган көннәрдә кушалар.

Искәртеп үтик, Казан телебашнясы Татарстандагы 39,7 процент халыкны эфир телерадиосигналы белән тәэмин итә. Аның биеклеге якынча 180 метр.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*