tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Корбан гаете мөбарәк булсын
Корбан гаете мөбарәк булсын

Корбан гаете мөбарәк булсын

Әссәләмү галәйкүм вә рахмәтуллаһи вә бәракәтүһ!
Хөрмәтле дин кардәшләребез!

 

Сезне ихлас күңелдән иң олуг бәйрәмебез Корбан гаете белән тәбрик итәм!

Милләтебезне, өммәтебезне берләштерүгә, иманыбызны пакълап күңелләребезгә шәфкатьлелек, мәрхәмәтлелек хисләре иңдергән бу бәйрәм көнен барчабыз Аллаһы Тәгаләгә тәүбә итеп, гает намазларын укып, якыннарыбызның хәл–әхвәлен белеп, бер–беребезне гафу итеп, куанышып каршы алыйк.  Сезгә саулык–сәламәтлек, имин тормышлар, мул табыннар, тынычлык теләп калам. Аллаһы Тәгалә чалган корбаннарыгызны, кылган догаларыгызны кабул итсен. Бәйрәмебез мөбарәк булсын!

                                               Ринат Закиров, Бөтендөнья татар конгрессы
Башкарма комитеты рәисе,
Татарстанның Дәүләт Советы депутаты

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*