tatruen
Баш бит / Яңалыклар / КОТЛЫЙБЫЗ
КОТЛЫЙБЫЗ

КОТЛЫЙБЫЗ

Татарстан Республикасы
Президенты
Р.Н.Миңнехановка

 Хөрмәтле Рөстәм Нургалиевич!

Бөтендөнья татар конгрессы исеменнән  Сезне матур юбилеегыз – 60 яшь тулган көнегез белән  ихлас күңелдән котлыйм. Заманында Татарстанда һәм татар дөньясында башланган яңарыш хәрәкәте яңа шәхесләрне һәм көчле лидерларны таләп итте. Татар халкы бәхетенә андый кыю,  тәвәкәл, зирәк акыллы, заманча фикерле шәхесләр табылды, Сез шуларның берсе һәм әйдәп баручысы. Соңгы ике дистә елда Татарстан ирешкән уңышларда Сезнең өлешегез әйтеп бетергесез зур. Бүген җөмһүриятебез хаклы рәвештә илдә иң алдынгылардан санала. Татарстанда барган үзгәрешләр, аның  алдынгы урыны һәр татар кешесенең күңелендә горурлык хисе уята. Ә бу бик мөһим нәрсә, нәкъ шушы уңышлар милләтебезгә җилкәләрне турайтып, башны горур  тотып, киләчәккә өмет белән карарга мөмкинлек бирә.

Хөрмәтле Рөстәм Нургалиевич! Олуг юбилеегыз уңаеннан Бөтендөнья  татар конгрессы Сезгә яңадан-яңа уңышлар, нык сәламәтлек, ак бәхетләр теләп кала. Киләчәктә дә Татарстан һәм татар халкы хакына бергә эшләргә, яңа үрләргә ирешергә насыйп булсын.

Олы ихтирам белән,
Бөтендөнья татар конгрессы
Башкарма комитеты рәисе
Р.З.Закиров

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*