tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Котлыйбыз
Котлыйбыз

Котлыйбыз

Самара өлкәсе татарларының
“Бердәмлек” иҗтимагый-сәяси
газетасының баш мөхәррире
Р.Н. Әһлиуллинга

Хөрмәтле Рәфгать Нәбиулла улы!

Бөтендөнья татар конгрессының Милли шурасы исеменнән һәм шәхсән үз исемемнән Сезне юбилеегыз – 75 яшь тулган көнегез белән ихлас күңелдән котлыйм.

Самара өлкәсенең Камышлы районында туып, Сез үз тормышыгызны авыл хуҗалыгы тармагы белән бәйләргә уйлаган булсагыз да, күңелегездә журналистикага булган мәхәббәт киләчәктә әлеге һөнәрне гомерлек юлдашыгыз иткән. Сиксәненче еллар ахырында Самара өлкәсендәге “Туган тел” татар җәмгыяте оеша башлагач та Сез аның башлап йөрүчеләр сафында булдыгыз. Ә инде 1990 елда татар газетасын ачу бәхетенә ирешкәч, “Бердәмлек”нең бүгенге көнгә кадәр алыштыргысыз баш мөхәррире булып хезмәт итәсез. Татарстаннан читтә нәшер ителүче татар телле газета-журналлар булу – халкыбыз өчен зур сөенеч. Чирек гасырдан артык тарихы  булган “Бердәмлек” газетасын җитәкләп, Сез Самара өлкәсендәге милләттәшләребезнең моң-зарларын да, шатлык-сөенечләрен дә белеп, тоеп торасыз.

Гомер бәйрәмегез үтелгән матур һәм бай тормышыгызга күпмедер дәрәҗәдә нәтиҗә ясардай бер форсат, киләчәккә максатлар билгеләү өчен бер мөмкинлек булсын. Сез кылган игелекле гамәлләр милләтебезнең якты киләчәге өчен эшләнә. Самара өлкәсендә халкыбызның телен, динен, мәгърифәтен, мәдәниятен үстерүгә һәм саклап калуга Сез үзегездән зур өлеш кертәсез, тоткан кыйблагызга тугъры булып яшисез. Әлеге изге гамәлләрегез белән Сез милләттәшләребезнең хөрмәтен казандыгыз һәм без Сезнең белән хаклы рәвештә горурланабыз.

Хөрмәтле Рәфгать әфәнде! Сезгә саулык- сәламәтлек, имин көннәр телим. Каләмегез беркайчан да тутыкмасын, янәшәгездә һәрвакыт якыннарыгызның ярдәмен һәм ихтирамын тоеп, милләтебезгә тагын озак еллар дәвамында хезмәт итәргә насыйп булсын.

Ихтирам белән,
Р Премьер-министры урынбасары,
Бөтендөнья татар конгрессының
Милли шура рәисе
В.Г. Шәйхразиев

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*