tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Котлыйбыз
Котлыйбыз

Котлыйбыз

Удмуртия татарларының милли-мәдәни автономиясе рәисе,  “Яңарыш” газетасының баш мөхәррире Рәмзия Габбасованың исеме Удмуртия Республикасының Мактау тактасына кертелгән. Бөтендөнья татар конгрессы исеменнән Рәмзия ханымны котлыйбыз. Эшендә һәм тормышында уңышлар, гаилә иминлеге телибез. Тоткан кыйблагыз һәрвакыт туры, каләмегез үткен булсын. Бергә, бердәм булыйк.

Бөтендөнья татар конгрессы 

 

Халыклар бердәмлеге һәм Удмуртия дәүләтчелеге көне уңаеннан традиция буенча республиканың Мактау тактасы яңартылды. Төрле яклап республика үсешенә зур өлеш кертүче 50 кеше исемлегендә Удмуртия марилары берлеге рәисе Анатолий Радыгин, «Бураново әбиләре» ансамбле, “Яңарыш” газетасының баш мөхәррире, Удмуртия татарларының милли-мәдәни автономиясе рәисе Рәмзия Габбасова да бар. Аларны бу югары бүләккә Удмуртия Республикасының Милли-сәясәт министрлыгы тәкъдим итә.

Әлеге хәбәрне ишеткәч, бөтен редакция белән сөендек. Бу — милләткә хезмәт итүдә алып барылган зур эшнең нәтиҗәсе. Рәмзия Габбасова 7 ел дәвамында “Яңарыш” газетасын, 4 ел Удмуртия татарларының милли-мәдәни автономиясен җитәкли. Аның тырышлыгы белән газетабызның 4 бите төсле чыга башлады. “Яңарыш” 2 тапкыр “Татар рухы һәм каләм” конкурсында җиңү яулады, тагын ике тапкыр “Бәллүр каләм”гә, 3 ел рәттән “Россия матбугатының алтын фонды” билгесенә ия булды.
Соңгы елларда республикабыздагы милли тормышта да шактый гына уңышлар бар. Ел дәвамында тирән эчтәлекле милли чаралар уздырыла. Татарстанның фән һәм мәгариф, мәдәният министрлыклары, татарларның Фе­дераль милли-мәдәни автономиясе, Бөтендөнья татар конгрессы белән элемтәләребез ныгый. Бу эшчәнлекнең нәтиҗәләрен дә күреп торабыз. Татарстан Республикасы мәдәният министрлыгы тарафыннан бирелгән грантлар хисабына милли хәрәкәтне күтәрүгә, туган телебезне, мәдәниятебезне, сәнгатебезне сак­лауга, үстерүгә юнәлдерелгән проектлар тормышка ашырыла. “Бу — уртак шатлык. Мактау тактасына кертелүем минем хезмәткә генә түгел, Удмуртиядә яшәүче 100 меңгә якын татар халкының республика үсешенә керткән хезмәтләренә бирелгән бәя. Шулай ук Удмуртия татарларының бердәмлеге нәтиҗәсе дә. Ә бердәмлегебез бәйрәмнәр, конференцияләр, очрашулар, милли чаралар уздыруда гына түгел, ә “Яңарыш” газетасына язылуда да чагыла. Шуңа күрә бүген аның тиражын саклау аеруча мөһим. Быел да сынатмабыз дип ышанам”, — ди Рәмзия ханым.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*