tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Курган өлкәсендә «Җиңү поэзиясе»н үткәрделәр
Курган өлкәсендә «Җиңү поэзиясе»н үткәрделәр

Курган өлкәсендә «Җиңү поэзиясе»н үткәрделәр

Безнең илдә бәйрәмнәр күп, әмма иң бөек бер генә бәйрәм. Бу – 9 Май – Бөек Ватан сугышында Җиңү көне. Бу көн елдан-ел ераклашса да, аның кыйммәте кимеми. Җиңү көне иң якты, кадерле һәм яраткан бәйрәм булып кала.

Үз-үзеңне изоляцияләү режимы белән бәйле рәвештә, «Дуслык» милли-мәдәни үзәге 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгына багышланган татар, башкорт һәм рус телләрендә «Җиңү поэзиясе» шигырь акциясен онлайн-форматта үткәрде. Шигъри акциядә 4 яшьтән алып 70 яшькә кадәр 16 кеше катнашты. Чарада «Дуслык» үзәге һәм Кызылбай авылы катнашучылары Муса Җәлилнең «Вәхшәт», «Яулык», «Яшь ана», «Гөл кабере», «Кызыл ромашка», Гадел Кутуйның «Туган ил», Мостай Кәримнең «Билгесез солдат», Евгений Евтушенконың «Рус сугышлар телиме?» шигырьләрен сөйләде.

Жюри үз номинацияләрендә һәм яшь категорияләрендә җинүчеләрне билгеләде: Юзеевлар Юлия һәм Вадим, Абсалямов Артем, Степных Евгений, Тамаева Эвелина, Хлюстикова Виктория, Абсатарова Юлия, Хәсәнов Артем, Агишева Мәрьям. Аерым игътибар сәнгатьле уку, текстны белү, интонацион белдерү һәм мимикага юнәлтелде. Сугыш турында шигырьләр конкурста катнашучылар башкаруында якты һәм шатлыклы хисләр калдырды.

Шулай ук «Дуслык» үзәге иҗади проект форматында «Җиңү открыткалары» конкурсын үткәрде. Катнашучылар рәсем, аппликация, коллаж котлау язуы формасында открыткалар әзерләде. Бәйгедә 2 яшьтән алып 15 яшькә кадәр булган 19 бала катнашты. Алар – «Азалия» балалар иҗат коллективы («Дуслык» үзәге), Курган шәһәре татар мәдәнияте үзәге, 10нчы, 23нче балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр һәм «Ритм» Балалар һәм яшүсмерләр йортында тәрбияләнүчеләр.

Бәйгеләрдә катнашкан барлык балалар да дипломнар белән бүләкләнде.

Шулай итеп, балалар үз эшләре белән фронтовикларга һәм тыл хезмәтчәннәренә, ветераннарга, безгә тынычлык бүләк иткән һәркемгә рәхмәт сүзләрен җиткерде.

Мондый чараларны уздыру тарихи хәтерне сакларга һәм аны үсеп килүче буынга тапшырырга ярдәм итә, Ватаныбызның тарихи үткәненә карата мәхәббәт һәм горурлык хисе тәрбияли. Иң мөһиме – сугыш шигырьләрдә, рәсемнәрдә, картиналарда калсын һәм беркайчан да чынбарлыкта кабатланмасын иде.

Степных Дамира, «Дуслык» үзәге җитәкчесе

Курган өлкәсе, Шадринск шәһәре

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*