tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Кустанайда икенче тапкыр “Кустанай Татар кызы– 2019” сайладылар
Кустанайда икенче тапкыр “Кустанай Татар кызы– 2019” сайладылар

Кустанайда икенче тапкыр “Кустанай Татар кызы– 2019” сайладылар

Бәйге Дуслык йорты идеясе белән оештырылды. Җиңү өчен Кустанай, Рудный шәһәрләреннән һәм Кустанай районнан биш кыз көч сынашты, дип хәбәр итә “Алау” мәгълүмат порталы.

“Дуслык йорты” матбугат сәркатибе Дарья Щербакова белдерүенчә, чара “Дуслык” татар-башкорт җәмгыяте инициативасы белән үткәрелгән. Үткән ел бәйгедә 7 кыз катнашкан булган. Шулар арасыннан Динә Габдрахманова җиңүче булган һәм халыкара этапка үтеп, бөтен дөньядан җыелган 12 финалистлар арасына кергән.

Быелгы бәйге барышында кызлар ике атна дәвамында финалга әзерләнгән: милли киемнәрдә фотосессиядә төшкәннәр, хатын-кызларның баш киеме калфак тегеп, чигәргә, үз туган телләрен, милли гореф-гадәтләрне, тарихны өйрәнгәннәр. Ә финалга тәмле итеп чәк-чәк пешергәннәр һәм әлбәттә инде иҗади номерлар әзерләгәннәр.

“Кустанай Татар кызы – 2019” титулын 19 яшьлек Руфинә Гәйнетдинова яулаган. Руфинә әйтүенчә, ул бала вакыттан ук татар авылына туганнарына кайта торган булган. Биредә ул шигырьләр, җырлар, әйтемнәр өйрәнгән.

Кулинар бәйге этабы да Руфинә өчен авырлык тудырмаган. Ул чәк-чәкне ләлә чәчәге формасында әзерләгән.

Моңарчы тегү-чигү белән шөгыльләнмәгән кыз, кул эшләре бәйгесендә иң элек бераз куркып калган булса да, кыз әлеге биремне дә башкарып чыккан һәм үз кулы белән матур итеп калфак теккән.

Руфинә Гәйнетдинова музыка коралларында да оста итеп уйный. Хәзерге вакытта китап та яза.

Җәй көне Кустанай “Татар кызы” Казахстанның башкаласы Нур-Султан каласында үз өлкәсен республика күләмендәге бәйгедә яклаячак. Соңыннан бәйге турындагы мәгълүмат китабының бер бүлегендә урын алачак.

Бәйгедә катнашучы һәрбер кыз аерым исемгә ия булды. Жюри фикеренчә, Рудный шәһәреннән Лиана Хуҗина “Иң сөйкемле кыз”, Юлия Мөхәммәтҗанова “Иң үрнәк” титулына, Кустанай районынан Томарис Муканова “Иң сәләтле”, Эльнара Минһаҗева “Иң сылу” номинациясенә лаек булды.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*