tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Күтәренке күңел белән үтсен сезнең гомерләр!
Күтәренке күңел белән үтсен сезнең гомерләр!

Күтәренке күңел белән үтсен сезнең гомерләр!

Без Кошки районының Иске Җүрәй авылында яшибез. Тормышыбыз челтерәп ак­кан саф чишмә суы кебек. Шулкадәр күңелле туган авы­лымда гомер итүләре!
Миңа, клуб мөдире була­рак, кешеләр белән бик күп аралашырга туры килә. Без авылыбызның “Ак калфак” хатын-кызлар оешмасы, “Чиш­мә” татар фольклор төр­кеме оештырып, төрле ча­ра­лар, җыелышлар уздырабыз. Бу эш­ләр өчен авылыбызның ак яулыклы апаларына бик зур рәх­мәт­ләремне белдерәсем килә.

Күптән түгел генә, март урталарында, Театр елына багышланган программа күр­сәткән идек. Тамаша халыкка ошады бугай. Авыл яшьләре, 7 — 10нчы сыйныф укучылары Алинә Әһлиуллова, Айгөл Билданова, Билал Бакоев, Эмиль Хөсәенов, Салават Газизуллин катнашында әби-бабаларыбыздан калган гореф-гадәтләрне барлап, печән өсте вакытында уйналган “Бармак уены”, “Су агышы”, “Йөзек салыш” халык уеннарын сәхнәләштереп күрсәттек, никах уздыру серләре белән таныштырдык. Ә концертыбызның икенче бүлегендә “Сөйләнү түгел, өйләнү” дип аталган комедия куйдык.

Ахырда олы яшьтәге Хәдичә Яһудина программабызны мактап: “Яшь чакларыма кайткандай булдым, рәхмәт, балаларым”, — диде, күз яшьләрен сөртә-сөртә. Туксан яшьлек Гөлсем апа Сафина да түзмәде, еш-еш атлап, сәхнә янына килде дә: “Кызларым, улларым, сезгә чын күңелемнән рәхмәт! Теләк теләп кызык әйтим әле”, — диде дә, күзләреннән шук­лык бөркетеп:

Әттер, типтер, суктыр,
ектыр
Күтәренке күңелләр!
Күтәренке күңел белән
Үтсен сезнең гомерләр! – дип әйтеп салды.

Аннары гармунчы янына килеп: “Әйдә, улым, уйнап җибәр әле гармуныңны!” — дип халыкны биергә кузгатты.

Гармунчы дигәне — минем тормыш иптәшем Равил Миң­небаев. Мине дә куәтли, үзе дә бөтен чараларда да катнашып, Мәдәният йорты учагын сүндермичә, гел ярдәм итеп тора.
Ә бер көнне безгә Сама­раның “Ак калфак” оешмасыннан шалтыраттылар hәм “Бишек туе” уздырышырга чакырдылар. Мин, клуб мөдире буларак, авылдагы озак яшәүче әбиләрне — Марьям Әшрәпова, Саҗидә Азмөхәммәтова, Нә­симә Нуретдинованы йөреп чыктым һәм элекеге бишек җырларын язып алдым.

Самара өлкә “Ак калфак” оешмасында бик актив эшләүче Айсылу Әбдиева hәм Гөлнара Насыйрова моңа бик шатланып, безне зурлап, яратып каршы алдылар. Алар янында — “Бердәмлек“ газетасының мөхәррире Эльмира Шәвәлиева, татар халык ашлары осталары Римма Низамова, Галия Әюпова, музыка белгече Альбина Мәхмүтова, тегүче Алсу Баязитова… Янәшәңдә шундый фикердәшләрең булганда, горурланып, сокланып, шатланып яшисе килә.

Без бу утырышта моңа кадәр белгән бишек җырларын да көйләдек, мин алып килгән яңаларын да өйрәндек. Айсылу Әбдиеваның сихерле коймаклары белән чәй эчкәндә киләчәккә кемгә — бәхет, кемгә — мәхәббәт, ә кемгә байлык фараз ителде.
Ахырда “Ак калфак” оешмасы директоры Эльвира Шәйхи кызы Власина белән дә танышырга туры килде. Ул бик асыл сүзләр әйтеп, милли гореф-гадәтләрне торгызу эшендә барыбызга да уңышлар теләде.

Рәфисә МИҢНЕБАЕВА
Иске Җүрәй авылы,
Кошки районы.
«Бердәмлек»

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*