tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Лена Шагыйрьҗан Күлле Киме зиратында җирләнде
Лена Шагыйрьҗан Күлле Киме зиратында җирләнде

Лена Шагыйрьҗан Күлле Киме зиратында җирләнде

Казанда узган хушлашудан соң, мәрхүмәнең җәсәде өйлә намазы тәмамланып килгәндә балачак, яшьлек еллары узган авылга кайтты. Җеназада район хакимияте, “ТАТМЕДИА” акционер җәмгыятенең “Әтнә таңы” газетасы филиалы, мәдәният бүлеге, Габдулла Тукай исемендәге Әтнә дәүләт драма театры, Күлле Киме авыл җирлеге һәм “Дусым” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте вәкилләре катнашты.

Мәрхүмәне туганы, Татарстан Республикасының халык артистлары Луара Шакирҗанова, Искәндәр Биктаһиров, Илдус Әхмәтҗанов һәм башка рәсми затлар озата кайтканнар.  Казаннан кайткан Рәис хәзрәт:

– Мәрхүмә белән хушлашырга килгән шуның кадәр халык булуга сокланам. Дөрестән дә, ул моңа лаек зат, – дип билгеләде.

Мәрхүмәнең дусты, сердәшчесе, озак еллар Күлле Киме мәктәбендәге Сибгат Хәким музеен җитәкләгән Луиза Шәмсиева шагыйрәне үз сүзен сүз итә белгән арыслан белән тиңләде; оста, гаярь, булдыклы авылдашына мәдхия сүзләре яудырды.

Күлле Киме мәчете имамы Галимҗан хәзрәт әйтмешли, монда әйтергә теләүчеләр күп булса да, Ислам динендә беренче чиратта җеназа уку һәм тиешенчә җирләү вәҗеб…

Лена Галимҗан кызы Күлле Киме зиратында җир куенына иңдерелде.

atnya-rt.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*