tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Лейпциг университетында татар телен һәм мәдәниятен тәкъдим иттеләр
Лейпциг университетында татар телен һәм мәдәниятен тәкъдим иттеләр

Лейпциг университетында татар телен һәм мәдәниятен тәкъдим иттеләр

Чара Лейпциг университетының халыкара аспирантлар оешмасының элекке һәм хәзерге әгъзалары башлангычы белән оештырылды.

26 гыйнвар шимбә көнне Германиянең Лейпциг университетында “Илләр буйлап — мәдәниятләр белән рухланып” циклы кысаларында татар теле, мәдәнияте, гореф-гадәтләренә багышланган очрашу узды.

Чараны оештыру тәкъдиме белән психология фәннәре докторы Аcия Матушанская һәм Лейпциг университетының халыкара аспирантлар оешмасы (Internationale Doktorandeninitiative Universität Leipzig) әгъзасы Хакоб Матевосян чыккан.

“Илләр буйлап — мәдәниятләр белән рухланып” циклы төрле илләр һәм мәдәниятләргә багышлана. Бу чараларда профессорлар һәм аспирантлар башка халыклар турында мәгълүматны “беренче кулдан” ала. Анда алманнар гына түгел, диссертация язарга дип башка илләрдән килгән галимнәр дә җыела.

Татар кичәсендә татар телен, мәдәниятен һәм татар ашларын 2018 елда төзелгән “Ханым” Европа татар хатын-кызлары оешмасы вәкилләре тәкъдим иткән. Кызлар һәм аларның гаиләләре Татарстан, аның тарихы һәм бүгенгесе турында сөйләгән.

— Күбрәк тел турында сорадылар. Катнашучылар арасында тел белеме галимнәре, мифология профессоры бар иде, — диде Азатлыкка “Ханым” оешмасы әгъзасы Асия Матушанская.

Очрашуда катнашучыларны милли киемнәр дә кызыксындырган. Кунаклар хатын-кыз күн итекләрендә һәм баш киемнәрендә бизәкләр турында сорашкан. “Ханым” оешмасы вәкилләре татар биюе һәм өчпочмак пешерү мастер-класслары үткәргән.

“Ханым” оешмасы рәсми рәвештә узган ел Франкфуртта теркәлгән, әмма эшен инде ун елга якын алып бара. Оешманың барлык чараларында да әгъзаларның балалары да катнаша. Балаларга телне өйрәтү, мәдәният белән таныштыру — оешманың төп максатларының берсе булып тора.

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*