tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Май аенда Татарстанда Башкортстан Республикасы көннәре узачак
Май аенда Татарстанда Башкортстан Республикасы көннәре узачак

Май аенда Татарстанда Башкортстан Республикасы көннәре узачак

14-15 майда Татарстанда Башкортстан Республикасы көннәре узачак. Бу хакта Татарстанның Башкортстандагы даими вәкиле Ранэль Зиннәтуллин сөйләде.

Татарстан делегациясен республика Президенты Рөстәм Миңнеханов җитәкләячәк. Ә Башкортстан вәкилләре Радий Хәбиров җитәкчелегендә киләчәк. Республикалар уртак проектлар, хезмәттәшлек перспективалары турында фикер алышачак һәм ТАССРның 100 еллыгына багышланган бәйрәм чараларында катнашачак.

«Татарстан белән бергә оештырылган бизнес-форумда берничә документ имзаланачак. Бүген Иннополис һәм Башкортстан Республикасының Сәүдә-сәнәгать палатасы, Иннополис һәм Уфа нефть университеты белән хезмәттәшлекне ныгыту турында килешү бар», – диде Ранэль Зиннәтуллин.

Ксения Перепеченова

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*