tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Мәрҗани мәчетендә яшь парларга никахның асылын аңлаттылар
Мәрҗани мәчетендә яшь парларга никахның асылын аңлаттылар

Мәрҗани мәчетендә яшь парларга никахның асылын аңлаттылар

Казанның Мәрҗани мәчетендә “Безнең никах” проектына старт бирелде. Проектның төп максаты – яшьләргә никахның асылын аңлату. Чарада Мәрҗани мәчете имамнары Ансар хәзрәт Мифтахов, Исмәгыйль хәзрәт Биккинин, ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең cоциаль үсеш бүлеге җитәкчесе Айгөл Биктимерова, шулай ук хәләл мәҗлесләрне алып баручылар, Мәрҗани мәчетендә никах укытырга язылган яшь парлар катнашты.

Очрашу Коръән аятьләре уку белән башланып китте. Ансар хәзрәт Аллаһы Тәгалә каршында никахның хөрмәте зур булуын билгеләп узды. “Кызганыч ки, бүген яшьләр арасында никахның әһәмиятен аңлап бетермәүчеләр, аны гореф-гадәт буларак кына кабул итүчеләр шактый. Чынлыкта исә никах – Пәйгамбәребезнең ﷺ сөннәте”, – диде ул.

Айгөл ханым Биктимерова Татарстан мөфтиятенең гаилә кыйммәтләрен саклау юнәлешендәге эшчәнлеге турында сөйләде.

“Никах ул – Аллаһ бүләге. Аллаһ бәрәкәт сала һәм шул бәрәкәт гаиләнең ныклыгын тәэмин итә. Аллаһы Тәгалә мәхәббәтне егет белән кыз арасына түгел, ир белән хатын арасына сала. Гаилә корганда, Аллаһны танып, Аңа тәвәккәл кылып ниятләү бик мөһим”, – дип билгеләп узды Айгөл ханым.

Очрашу барышында хәзрәтләр яшь парларга шәригать кануннары буенча гаилә коруның мөһимлеге, никахның шартлары, тәртипләре турында мәгълүмат җиткерде. Чарада гаилә институтын ныгыту мәсьәләләренә дә игътибар бирелде. Алып баручылар исә никах мәҗлесе программалары белән таныштырды.

“Безнең никах” проектын ел саен апрель аенда Мәрҗани мәчетендә уздыру планлаштырыла.

Гаилә институтын ныгыту һәм үстерү Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте эшчәнлегенең өстенлекле юнәлеше булып тора. Җәмгыятьтә гаилә кыйммәтләрен саклауга юнәлтелгән чаралар Казыйлар шурасы, Голәмәләр шурасы, нәзарәтнең социаль үсеш бүлеге, мәчетләр каршындагы гаилә үзәкләре һәм мөфтиятнең Ышаныч телефоны хезмәте тарафыннан гамәлгә ашырыла.

Казыйлар үзләренең иң мөһим эш юнәлешен гаилә кыйммәтләрен саклауда күрәләр. 2018 елда казыйлар халыктан кабул ителгән барлыгы 500 мөрәҗәгатьне, шул исәптән гаилә һәм никах мөнәсәбәтләренә кагылышлы мәсьәләләрне, карады. Моннан тыш, тагын 900-дән артык консультацияне казыйлар телефон элемтәсе аша биргән. Һәр бәхәсле эшне караганда, казыйлар гаиләне саклап калу ягында торалар.

2018 елда Казыйлар шурасы эшчәнлеге Татарстанда мөхәкимнәр системасын оештыруга юнәлтелгән мөһим башлангыч белән билгеләнде. Имам-мөхтәсибләрнең компетенцияләрен күтәрү нәтиҗәсендә, халыктан килә торган иң киң таралган бәхәсле сорауларны карау буенча квалификацияле эшчәнлек, хәзер республиканың барлык мөхтәсибәтләрендә тормышка ашырыла. Шул рәвешле, халыкка шәригать мәсьәләләре буенча ярдәм күрсәтү процедурасы сизелерлек дәрәҗәдә гадиләште. Мөхәкимнәр системасының төптән уйланылган булуы турында мөхтәсибәтләрдә урыннарда хакимнәр-казый ярдәмчеләре тарафыннан каралган мөрәҗәгатьләрнең сан күрсәткечләре дә сөйли: барлык мөрәҗәгатьләрнең 40 проценты биредә хәл ителгән.

Казыйлар шурасы һәм һәр казыят каршында шулай ук Гаилә мөнәсәбәтләрен саклау комиссиясе эшләп килә.

Нәзарәтнең Голәмәләр Шурасы тарафыннан эшләнеп, быел республика күләмендә үз көченә кергән «ТР мөселманнары Диния нәзарәте имам-хатыйблары тарафыннан гыйбадәт кылулар һәм дини йолалар уздыру турында Нигезләмә» дә мөселман гаиләләрен ныгытуга юнәлтелгән: анда гаилә дини йолалары стандартлаштырылган, республика имаманары һәм казыйлары өчен никахны теркәү һәм талак кагыйдәләре билгеләнгән.

Татарстан Республикасы мәчетләре каршында шулай ук Гаилә үзәкләре эшләп килә. Үзәкләрдә никах укытудан тыш, никахлашырга әзерләнгән яшьләргә, яшь гаиләләргә нәсихәтләр бирү, кризистан чыгу юлларын күрсәтү, гаиләне саклап калу чараларын күрү, психологик ярдәм күрсәтү белән шөгыльләнәләр.

ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең методик җитәкчелегендә Россиянең мөселман хатын-кызлары берлеге һәм хатын-кызлар белән эшләү бүлеге хатын-кызларны борчыган тормышчан мәсьәләләрне хәл итү буенча җитди хезмәт башкара. Монда мөрәҗәгать итеп, гаиләдә килеп туган төрле каршылыклар һәм аерылышуга нисбәтле сорауларда хатын-кызлар үзләренең хокуклары һәм бурычлары турында белешәләр һәм психологик ярдәм дә алалар. Берлек каршында эшләп килгән Мөслимәләрне эшкә урнаштыру Үзәгенең эшчәнлегенә дә гүзәл затлар бик мохтаҗ. Гаилә кыйммәтләрен ныгытуда да Берлекнең тырышлыклары әйтеп бетергесез. “Никах ярминкәсе”, Хәләл туй ярминкәсе, ялгыз ир-атларны һәм хатын-кызларны гаилә кору максатыннан таныштыру өчен даими рәвештә төрле очрашулар оештырыла.

Диния Нәзарәтенең Ышаныч телефоны 2017 елдан бирле эшләп килә. «Кайнар телефон линиясе» аша борчыган сорауларны шалтыратып һәркем бирә ала. Ышаныч телефоны эш көннәрендә сәг.10.00-17.00 кадәр 8(939)505 07 00 номеры буенча эшли. Сорауларга мөфтинең беренче урынбасары Рөстәм хәзрәт Вәлиуллин җавап бирә, таркалуга таба барган гаиләләрнең теге яки бу хәлләрен дини караш күзлегеннән чыгып бәяли һәм киңәш бирә.

dumrt.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*