tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Мәскәүдә Муса Җәлилне искә алу кичәсе була
Мәскәүдә Муса Җәлилне искә алу кичәсе була

Мәскәүдә Муса Җәлилне искә алу кичәсе була

7 апрель көнне Мәскәүдә, Бөек Ватан сугышы Үзәк музеенда Муса Җәлилне искә алу кичәсе була.

Чара музейның Зур кино-концертлар залында узачак. Ул бөек шагыйрь, Советлар Союзы Герое Муса Җәлилнең тууына 110 ел тулуга багышлана.

Кичәдә Мәскәүнең җәмәгатьчелек, ветераннар һәм яшьләр оешмалары вәкилләре, мәдәният һәм фән эшлеклекләпе, студентлар һәм укучылар катнашачак, дип хәбәр итә ТРның РФдагы Тулы вәкаләтле вәкиллеге матбугат хезмәте.

Муса Җәлилнең кызы Чулпан Җәлилова, аның оныклары һәм оныкалары кичәнең мәртәбәле кунаклары булыр дип көтелә.

“Татар-информ” МА

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*