tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Мәскәүлеләр “Кышкы уеннар”да
Мәскәүлеләр  “Кышкы уеннар”да

Мәскәүлеләр “Кышкы уеннар”да

2 февральдә гаиләм белән Мәскәү өлкәсе, Пушкин районында урнашкан «Березовая роща» паркында ял иттек. Биредә «Кышкы уеннар» дигән Мәскәү һәм Мәскәү өлкәсендә яшәүче Халыклар дуслыгы фестивале узды. Әлеге чара Мәскәү өлкәсенең һәм башкаланың иҗтимагый татар милли-мәдәни оешмалары, Пушкино шәһәре хакимияте тарафыннан Рафек Вәлитовның транспорт-туристлык компаниясе спонсорлыгы белән оештырылды.

Рафек Вәлитов үзе дә бәйрәмдә катнашып, татар халык җырларын оста башкарды һәм бөтен кешене әйлән-бәйләнгә чакырды.

Кунаклар алдында милли костюмнар кигән җырчылар һәм музыкантлар чыгыш ясады. Теләгән барлык кеше бушлай казанда ачык утта әзерләнгән пылау, кайнар чәй һәм кәнфит белән сыйланды, балалар чанада һәм ледянкаларда шуды.

Безнең гаилә катнаш: мин – татар, хатыным рус кешесе. Төрле милләт һәм дин вәкилләрен якынайтучы шушындый бәйрәмнәр булганга мин бик шат. Күңелле бәйрәм һәм күтәренке кәеф өчен оештыручыларга чиксез рәхмәтләремне белдерәм.

Рамил ХАКИМОВ.

Мәскәү.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*