tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Милләттәшебез Рәшит Сюняевны котлыйбыз
Милләттәшебез Рәшит Сюняевны  котлыйбыз

Милләттәшебез Рәшит Сюняевны котлыйбыз

Дөньякүләм танылган астрофизик, Россия һәм Татарстан Фәннәр академиясе академигы, Германиядәге Макс Планк исемендәге Астрофизика институты директоры милләттәшебез Рәшит Сюняев Россия Федерациясенең 2016 елның фән һәм технологияләр өлкәсендәге Дәүләт премиясенә лаек булды. Галимгә премияне 12 июнь көнне Мәскәү Кремлендә Россия Президенты Владимир Путин тапшырды. Бу премиягә танылган татар Рәшит Али улы Сюняев кара тишектә матдәләрнең дисклы аккрециясе теориясен уйлап тапкан өчен лаек булды. Шул уңайдан Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисе Ринат Закиров галимгә котлау юллады. Анда мондый юллар бар:

“Хөрмәтле  Рәшит Али улы !

Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты исеменнән  Сезне Россиянең Дәүләт премиясе алуыгыз белән чын күңелдән котлыйм.  Гасырлар дәвамында халкыбызны телебез, динебез, гореф-гадәтләребез бер мәйданган туплаган.  Тарих битләренә исемнәре алтын хәрефләр белән язылырлык  затлы, гыйлемле фидакарь галимнәребез күп безнең.  Сез шуларның эшләрен хаклы рәвештә дәвам итүче бөек галим, зирәк шәхес, абруйлы җитәкче буларак беләбез, хөрмәтлибез, горурланабыз. “Мин татар милләтенең бер баласы булуым белән горурланам. Дөньяның кайсы илендә генә яшәсәм дә, мине Рәшит дип атыйлар”, дигән идегез сез бер әңгәмәгездә. Сезнең узган юлыгыз данлы, күңелегез чиста, татар халкы алдында йөзегез ак.

Хөрмәтле Рәшит Али улы!  Сезнең узган юл бәрәкәтле, иманлы, игелекле юл булган. Дөньякүләм астрофизика   фәне өлкәсенә керткән өлешегез бәяләп бетергесез зур. Алдагы елларыгыз  һәм юлларыгыз да уңышлы булсын.

Киләчәктә  дә сәламәтлек,  гаилә бәхете, иминлек телим”.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*