tatruen
Баш бит / Яңалыклар / «Мин татарча сөйләшәм!»
«Мин татарча сөйләшәм!»

«Мин татарча сөйләшәм!»

2014 елның 26 апрелендә Казанда тугызынчы тапкыр “Мин татарча сөйләшәм!” акциясе узачак.

Быелгы акция берничә чарадан тора: республика мәктәпләрендә бәйге уздыру, “Татар-дозор” квест-уены, велопробег һәм Бауман урамында гала-концерт.

“Татар дозор-2014” квесты 20 апрель көнендә узачак. Җиде кешедән торган алты команда алдан билгеләнгән маршрут буенча йөреп, сәүдә нокталарында һәм кафеларда татар теленең кулланылышын тикшерәчәк. Квестның төп максаты – республиканың икетеллелек канунын куллануны контрольдә тоту. Шулай ук элмә такталар, реклама баннерлары, юл күрсәткечләре һәм татар теле кулланылган башка хаталы урыннар фотога төшереләчәк.

Квест җиңүчеләре акциянең төп өлешендә бүләкләнәчәк. Башка еллардагы кебек үк чара 26 апрельдә (шимбә) Габдулла Тукайның туган көнендә уздырылачак. Бу көнне Бауман урамында 14:00 сәгатьтә татар музыкасының яңа буын башкаручылары һәм төркемнәре катнашында концерт булыр дип көтелә. Шулай ук, гадәттәгечә, урамдагы кешеләргә урысча-татарча сүзлекләр һәм “Мин татарча сөйләшәм” логотибы төшкән түштамгалар, футболкалар таратылачак.

Квест җиңүчеләренә “Вымпелком” ААҖ (Билайн) тәкъдим иткән бүләкләр тапшырылачак. Бу ширкәт соңгы берничә елда чараның төп иганәчеләренең берсе булып тора. Шунысы да кызыклы: “Билайн” элемтә операторы беренчеләрдән булып татар телендә хезмәт күрсәтә башлады.

Оештыручылар акция дәвамында кибетләр, сату нокталары һәм сервис тармакларында татар телен инкарь иткән оешма исемлеклекләре төзелә.

Мәсәлән, былтыргы “Тяжело с татарским” дигән антипремиягә Казан мэриясы һәм Электрон хөкүмәт лаек булды. Быелгы премия лауреаты әлегә сер булып тора. Аның исеме гала-концерт вакытында билгеле булачак.

Чарада катнашыр өчен татар теле һәм мәдәнияте язмышына битараф булмаган кешеләр чакырыла. Фәкать үз көчләребез белән генә, без халкыбызның телен саклап кала алабыз.

Быелгы тамашада, гадәттәгечә, “тере тавышка” башкарыла торган бәйсез артистлар чыгыш ясаячак. Музыка өлеше өчен Yummy Music студиясе җаваплы. Бу көнне сәхнәдә Исмаил һәм “Ачы таң” төркеме, K-Ru һәм Ittifaq, Илгиз Шәйхрәзиев, Mauzer Sax, Azat Sound System, Рәдиф Кашапов һәм башка альтернатив татар сәхнәсе вәкилләре чыгыш ясаячак.

Бу акция бернинди шик-шөбһәсез, татар яшьләре тормышында иң зур вакыйга булачак!

Акциянең төп оештыручысы булып Бөтендөнья татар яшьләре форумы һәм ТР фән һәм мәгариф министрлыгы тора.

“Мин татарча сөйләшәм” чарасының оештыручыларга ярдәм итүчеләр – ТР мәдәният министрлыгы, Казан шәһәренең башкарма комитеты, Бөтендөнья татар конгрессы. Чара шулай үк татар халкының ярдәме белән оештырыла.

Акция турында белешмә

Әлеге акциянең төп максаты – татар теленә игътибарны җәлеп итү, татар телен шәһәр яшьләре арасында популярлаштыру, заманча татар башкаручыларын киң җәмәгатьчелеккә таныту.

Беренче тапкыр акция 2006 елда зыялы татар яшьләре оештырган “YZEБEZ” креатив хәрәкәте инициативасы белән уздырылды.

“Мин татарча сөйләшәм!” (“Я говорю по-татарски!”) акциясе иң көтеп алган һәм татар телен популяштырган чаралырның берсе.

Бөтендөнья татар яшьләре форумының матбугат хезмәте

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*