tatruen
Баш бит / Яңалыклар / «Мин – җиңүче оныгы» бәйгесе җиңүчеләрен бүләкләячәкләр
«Мин – җиңүче оныгы» бәйгесе җиңүчеләрен бүләкләячәкләр

«Мин – җиңүче оныгы» бәйгесе җиңүчеләрен бүләкләячәкләр

7 октябрьдә сәгать 11:00 дә Бакый Урманче музеенда (Казан, Щапов урамы, 20 йорт) Бөек Җиңүнең 75 еллыгына багышланган «Мин – җиңүче оныгы» бәйгесе җиңүчеләрен бүләкләү чарасы узачак. Әлеге бәйге «ТАТМЕДИА» АҖ филиалы «Салават күпере» журналы һәм «Казан» милли-мәдәни үзәге Бакый Урманче музее тарафыннан 2020 елның гыйнварыннан 20 апреленә кадәр уздырылды. Май аенда буласы тантаналы чара коронавирус белән бәйле пандемия аркасында кичектерелде.

Бәйгенең максаты – сугыш һәм тыл ветераннарына олы хөрмәт уяту; аларның кылган батырлыкларын хөрмәт һәм соклану белән искә алу; әби-бабаларыбыз белән горурлану; укучыларда ватанпәрвәрлек, туган илгә мәхәббәт хисе тәрбияләү.

Бәйгедә катнашучылар, Бөек Ватан сугышы ветераннары булган әби-бабайларының рәсемнәрен ясап, «Салават күпере» журналы һәм Бакый Урманче музее электрон адресларына җибәрделәр. Барлыгы 335 хат-рәсем килде. Жюри рәисләре алар арасыннан 3 җиңүче билгеләде. Алар – Актаныштан Айтуган Гаянов, Казаннан Нурислам Рәхимов һәм Гөлүсә Нәбиуллина.

Әлеге чара бәйгегә гомуми йомгак ясау һәм җиңүчеләрне бүләкләү максатыннан уздырыла, программада спикерлар чыгышы, Бакый Урманче музее буйлап экскурсия, музыкантлар чыгышы, тере музыка көтелә.

idel-tat.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*