tatruen
Баш бит / Яңалыклар / “Минем әтием – иң әйбәт әти”!
“Минем әтием – иң әйбәт әти”!

“Минем әтием – иң әйбәт әти”!

28 сентябрьдә Төмән шәһәренең Татар мәдәният үзәгендә “Минем әтием – иң әйбәт әти” бәйгесенең йомгаклау кичәсе үтәчәк.

Әлеге бәйгене айлык дини-мәгърифәти “Хикмәт” газетасы һәм “Ак калфак” Төмән өлкәсе татар хатын-кызлар оешмасы игълан иткән иде. Бу конкурсның әһәмияте бик зур, дип саный газета редакторы, татар дөньясына яхшы таныш Бибинур Сабирова. “Ул гаиләнең ныклыгын саклауда, иминлеген булдыруда, балаларны тәрбияләүдә, милли рухны ныгытуда ата кешенең ролен күтәрүгә юнәлтелгән, максаты – уңай тәҗрибә туплап, аны башкаларга да җиткерү”, – ди ул.

Бәйге Төмән өлкәсе милли эшләр комитетының финанс ярдәме белән үткәрелә.

Йомгаклау чарасына Төмән өлкәсе татарлары конгрессы һәм Төмәе шәһәренең Татар мәдәнияте үзәге дә катнаша.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*