tatruen
Баш бит / Яңалыклар / «Минем гаиләм – минем байлыгым»
«Минем гаиләм – минем байлыгым»

«Минем гаиләм – минем байлыгым»

Халыкара гаилә көне уңаеннан Ульяновск шәhәренең барлык мәктәпкәчә белем бирү учреждениелeрендә дә «Минем гаиләм – минем байлыгым» дип аталган иҗат фестивале үткәрелде. Ә шәhәребезнең төньяк өлешендә урнашкан 20 нче санлы «Искринка» балалар бакчасында әлеге фестивальгә йомгак ясалды. Төрле милләт балалары тәрбияләнгән «Искринка»да милли традицияләрне өйрәнү hәм халыклар арасында дуслыкны ныгыту максатында бик күп эш башкарыла.

Фестивальдә катнашучы рус, татар, чуваш, мордва гаиләләре үз халыкларының гореф-гадәтләре, йолалары белән таныштырып, иҗади сәләтләрен, аш-суга осталыкларын күрсәттеләр hәм бәхетле гаилә булып яшәү серләрен чиштеләр. Аларның hәркайсы үзенең гербын hәм девизын да уйлап тапкан иде.

Татар халкының милли гореф-гадәтләре hәм йолалары белән Салакаевлар гаиләсе таныштырды. Әтиләре Рафаэль эштә булуы сәбәпле, хуҗабикә Гөлшат ханым уллары Ислам hәм Илhам белән килгән иде. Гаилә башлыгы үз куллары белән төзегән күркәм йортның түрендә әбиләреннән ядкарь булып калган чигүле сөлгеләр heм мендәрләр урын алган икән. Искиткеч уңган Гөлшат ханым ял көннәрендә гаиләсен милли аш-су белән сыйларга яратуы турында мавыктыргыч итеп сөйләде. Гаилә бәйрәменә ул телеңне йотарлык тәмле гөбәдия пешереп килгән иде. Аның күренекле шагыйрь Хәсән Туфанның «Кайсыгызның кулы җылы» шигырен сәнгатьле итеп укуы да соклану тудырды.

Мөхтәрәм кунаклар – өлкә татар милли-мәдәни автономиясе рәисе Рамис Сафин, Ульяновск өлкәсенең Милли мәдәниятләрне яңарту hәм үстерү үзәге җитәкчесе урынбасары Светлана Ковшенина hәм «Канаш» газетасы мөхәррире Елена Мустаева шундый күркәм бәйрәм оештырган өчен 20 нче санлы балалар бакчасы коллективына, аның мөдире Ирина Сайфутдиновага hәм ата-аналарга рәхмәт сүзләрен ирештерделәр. Киләчәктә милләтара бәйрәмнәр шәhәребезнең барлык балалар бакчаларында да үткәрелсен иде, диде алар.

Татар автономиясе рәисе Рамис Сафин мәктәпкәчә белем бирү учреждениелeре вәкилләренә «Әбием әкиятләре» өстәл уенын hәм нәниләр өчен татарча җырлар китабын бүләк итеп тапшырды.

         Рузия ХӘЛИМОВА.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*