tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Муса Җәлил һәйкәленә чәчәкләр салдылар
Муса Җәлил һәйкәленә чәчәкләр салдылар

Муса Җәлил һәйкәленә чәчәкләр салдылар

15 февраль көнне патриот шагыйрьгә, Советлар Союзы Каһарманы, Ленин премиясе лауреаты, данлыклы татар шагыйре Муса Җәлилнең 109 ел тууы уңаеннан һәйкәленә чәчәкләр салдылар.

“1 нче Май” мәйданындагы һәйкәл янына 11 сәгаттә Дәүләт Советының Мәдәният комитеты җитәкчесе Разил Вәлиев, Татарстан Язучылар берлеге рәисе Рафис Корбан, Республика Мәдәният министрлыгы, Татарстан Милли музей вәкилләре, укытучылар, яшьләр оешмалары, студентлар килеп җитте. Бергәләп чәчәкләр салгач, бөек шагыйрьнең истәлегенә шигырьләр укылды, рәхмәт сүзләре яңгырады.

Җәлил халкыбызның батыр улы буларак, горурланырлык якты үрнәге һәм аңа дан җырланырга тиеш. Аңа табынып яшәсәк тә, дөрес булыр иде. Әле ярый аның тирән мәгънәгә ия булган соңгы шигырьләре юкка чыкмыйча, безгә килеп җитте, юкса, шундый фаҗигале язмышны тулы мәгънәсендә күз алдына китерү авыррак булыр иде. Шуңа күрә, безнең халык каһарманнарын хөрмәтләү яшьләрне тәрбияләү өчен аеруча мөһим. Яшьләр чит илләрнең мәдәниятенә тартыла хәзер. Читләрне хөрмәтләү яхшы, ә үз тарихыбызны, мәдәниятебезне, гореф-гадәтләребезне күбрәк белергә, аны онытмаска кирәк.

Гүзәлия Гыйниятуллина, КФУ студенты

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*