tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Муса Җәлил исемендәге халыкара бәйге – татар халкының бөеклеген исбат итүдә тагын бер адым
Муса Җәлил исемендәге халыкара бәйге – татар халкының бөеклеген исбат итүдә тагын бер адым

Муса Җәлил исемендәге халыкара бәйге – татар халкының бөеклеген исбат итүдә тагын бер адым

“Җәлил укулары” халыкара әдәби бәйгесенә нәтиҗәләр ясау вакыты якынлаша.  4 меңнән артык эш  мәртәбәле жюри күзе аша гына түгел, йөрәге аша да узган. Бөек шагыйрьнең “Вәхшәт” шигыре хәтта аларның төшенә дә керә башлаган. Татар шәхесләрен бөеклеккә күтәрү юнәлешендә ясалган тагын бер адым турында бүген Бөтендөнья татар конгрессында узган матбугат конференциясендә сүз барды.

Мәгълүм булганча, узган елның октябрендә  Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты Татарстан Республикасы Мәдәният, Мәгариф һәм фән министрлыклары белән берлектә I Халыкара “Җәлил укулары” әдәби бәйгесен үткәрүе турында игълан итте. Бәйге 4 этаптан гыйбарәт иде: 1 этап – Татарстан районнары авылларында, регионнарда һәм чит илләр татар иҗтимагый оешмаларында 2018 елның 10 ноябренә кадәр уздырылды. 2 этап – Татарстан районнарында, регионнарда 1,2,3 урын алган катнашучылар арасында 10 декабрьгә кадәр барды. 2 этаптан үткән 976 катнашучының хезмәтләре, 772 видео һәм 204 рәсем 3 этапта мәртәбәле жюри карамагына тапшырылды. Әлеге этап берничә көн дәвамында видеоформатта үтте.

7 номинация буенча барган бәйгегә, әйткәнебезчә, 3 яшьтән алып 25кә кадәрге катнашучылардан барлыгы 4 меңнән артык эш кабул ителгән. Бөтендөнья татар конгрессы хезмәткәре, Муса Җәлил бәйгесен үткәрү өчен җаваплы булган Алмаз Нургалиев бу санның шактый зур булуына аерым игътибар юнәлтте . Татарстанның 37 районы һәм Казан, Чаллы шәһәрләреннән, 15 төбәктән, 4 чит илдән килгән эшләрне карауга күп сәгатьләр киткән. Жюри әгъзалары игътибарыннан бер генә деталь дә читтә калмаган – сөйләм теленең камиллеге дә, сәнгатьле сөйләү осталыгы да, эшләрнең үзенчәлеклеге дә исәпкә алынган.

Конкурсның жюри әгъзалары матбугат конференциясендә бу башлангыч турында үз фикерләре белән уртаклашты һәм эшләргә үз бәясен бирде.

Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры актеры, Татарстанның һәм Россиянең халык артисты, Татарстанның Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләге лауреаты Әзһәр Шакиров:

  • Без яңа гына үзебезнең бөек халык икәнебезне исбат итеп киләбез. Ә бөек халык ул –бөек шәхесләре булганда гына булырга мөмкин. Муса Җәлилгә багышланган халыкара бәйгенең оештырылуы – татар милләтендә үзенең бөеклеген аңлау уяна дигән сүз. Әгәр дә без үзебезнең бөек милләт икәнебезне исбат итәргә телибез икән, без бөек шәхесләребезнең урынын дөнья күләмендә күрсәтергә тиеш. Безнең кебек бай республика Россиядә юк, шуңа күрә булган байлыкларны кулланып, үзебезнең кем икәнебезне исбат итәргә тырышырга кирәк. Мин Муса Җәлилне шундый зур масштабта күрсәтүне беренче адым дип саныйм. Бу адымны, әлбәттә, дәвам итәргә кирәк. Безнең бит әле шундый бөек шагыйрьләребез, язучыларыбыз бар. Аларны күрсәтергә, күтәрергә, ни өчен алар бөек икәнен аңлатырга кирәк.

“Ак калфак” Бөтендөнья татар хатын-кызлары “Ак калфак” иҗтимагый оешмасы җитәкчесе, РФ Халык мәгарифе отличнигы, “Россия Федерациясенең халык педагогы” билгесе иясе Кадрия Идрисова:

  • Һәр милләтнең үз алдына куеп, аннан үрнәк алырлык үзенең шәхесләре, образлары булырга тиеш. Әгәр дә без үзебезгә, үзебезнең балаларга кемне дә булса үрнәк итеп куймыйбыз икән, без үзебезнең милләтне тиешенчә саклый да алмыйбыз, дип уйлыйм. Шуңа күрә Җәлил образы – шундый образларның берсе. Чынлап та, ул бөтен халык өчен дә – татар өчен дә, чуаш өчен дә, мари өчен дә, героик образ. Балалар менә ничә телдә сөйли – алар барысы да Муса Җәлилне белеп сөйли. Бу бәйгене әле тарата-тарата бөтен милләтләргә дә барып җитә торган итәсебез бар. Бу бәйге татар милләте үсешенә дә йогынты ясар дип уйлыйм.

Татар язучысы, шагыйрь, прозаик һәм публицист, Татарстанның М.Җәлил исемендәге республика бүләге лауреаты, Татарстанның Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләге лауреаты, Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы Ркаил Зәйдулла:

  • Муса Җәлил ул – каһарман, ул үзенең үлеме белән иҗатын бөеклеккә күтәргән кеше. Муса Җәлилне үзен татар дип санаганнар арасында белмәгән кеше юктыр – ул проспектлар, һәйкәлләр, хәтта бистә аның исеме белән аталган. Ләкин бик күп кеше аның иҗатын, кызганычка, белми. Шуңа күрә бу укулар – Җәлилнең иҗатын пропагандалауда, аны халыкка җиткерүдә зур роль уйнар дип уйлыйм. Конкурс, әлбәттә, шагыйрьнең иҗатына игътибарны көчәйтә. Бер үк шигырьләр бик еш кабатлана, әлбәттә. Бигрәк тә “Вәхшәт” шигыре, ул инде минем төшкә керә башлады – дистәләгән, йөзләгән кеше шуны ятлаган. Ни өчен бу шигырь ошыйдыр яшь буынга – бәлки, ул бүгенге заманда да актуальдер. Бу, билгеле, аның биеклегенә тагын бер дәлил.

Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры актеры, Татарстанның М. Җәлил исемендәге республика бүләге лауреаты Эмиль Талипов:

  • Йөзләгән, меңләгән баланы карадык һәм тел буенча барысына да 5ле куеп бардык, алар матур итеп сөйли, телләре әйбәт. Башка милләт вәкилләренең катнашуы сөендерә – төрекчә сөйләүчеләр дә, чуашча, башкортча, марича, лагча сөйләүчеләр дә булды. Безгә Тукай һәм Җәлилне генә түгел, башка шәхесләрне дә күтәрергә кирәк. Бу бәйге бик зур эш дип саныйм – бу телебезне, гореф-гадәтләребезне, әдәбиятыбызны, тарихыбызны өйрәнү. Бала шигырь өйрәнә икән, ул күпмедер дәрәҗәдә аның биографиясе, иҗаты белән кызыксына, үзенә мәгълүмат ала дигән сүз.

К. Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры актрисасы, Татарстанның М. Җәлил исемендәге республика бүләге лауреаты Резеда Сәлахова:

  • Без өч критерий буенча бәя бирдек – ул тел камиллеге, актерлык осталыгы һәм үзенчәлеклелек. Сәләтле балалар бик күп, телләренең камиллеге, чыннан да, куандырды. Әмма араларында сәләтле, әмма укытучылар “сындырырга” тырышкан балалар да күренде. Һәрбер баланың бит үз үзенчәлеге, үзенең шигырь тоемлавы була, ә укытучы ниндидер жестлар кушып, баланы күпмедер дәрәҗәдә роботка әйләндерә. Күп укучыда шушы чагыла. Әмма бик табигый сөйләүчеләр, шигырь белән табигый рәвештә яшәүчеләр бар һәм андыйлар җиңеп чыгар дип уйлыйм, алар иң күп балл җыючылар. Башка милләт вәкилләренең безнең герой-шагыйрьгә игътибарлы булуы шулай ук куандыра. Монысы өчен укытучыларга рәхмәт әйтергә кирәк.  Муса Җәлилебезнең шигырьләрен французча, төрекчә һ.б. телләрдә сөйләгәндә, сөенеп утырдык.

Татар шагыйре, журналист, галим, Татарстан китап нәшриятының баш мөхәррире,Татарстанның М. Җәлил исемендәге республика бүләге лауреаты, Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы Ленар Шәех:

  • Милләтебезнең киләчәктә яшәп калуы турында сүз йөрткән вакытта без, әлбәттә, кулдан килгән барлык эшне дә башкарырга тиешбез. Шушы Халыкара бәйге киләчәккә адымның бер юлы дип әйтәсе килә. Ул, әлбәттә, дәвамлы булырга, киңәергә тиеш. Балаларның теле чиста булуы мине дә гаҗәпләндерде. Татар теле бозыла, телебез үзгәрә дигән сүзләрне еш ишетергә туры килә – шушы бәйгегә килгән эшләрне тыңлау дәверендә моның бик үк дөреслеккә туры килмәвенә төшендем. Күренекле шәхесләребез бик күп, барысын да күтәрергә кирәк дип әйтеп киттек. Әйе, без мөмкин кадәр тырышырга тиешбез. Татарның кхүренекле кешеләре күп булу – бу безнең бәхет. Димәк, татар халкы башкалар белән бер дәрәҗәдә, алдарак та барабыздыр, бәлки.

 

Муса Җәлил исемендәге халыкара бәйгенең финалы 13 февраль көнне Казан шәһәрендә Татарстан язучылар берлеге бинасының “Тукай” клубында оештырылачак. Бәйгенең йомгаклау кичәсе 14 февраль көнне Кәрим Тинчурин исемендәге татар дәүләт драма һәм комедия театры бинасында узачак. Кичә 2 өлештән тора. 1 өлеш – җиңүчеләрне бүләкләү, 2 өлеш – М. Җәлил тормышына багышланган театраль күренеш.

Шулай ук бәйгенең финалына үтүчеләр өчен мәдәни программа да каралган 13 февральдә шагыйрь кызы Чулпан Җәлилова һәм М. Җәлил премиясе ияләре белән очрашу. 15 февральдә алар М. Җәлил һәйкәленә чәчәк салу һәм ТР Милли китапханәсендә Моабит дәфтәрләренең оригиналын халыкка күрсәтү чарасында катнашалар.

 

2 Комментарии

  1. Хэерле кич. Куптэн котеп торабыз бу бэйгенен нэтижэлэрен, бигрэк тэ кызыбыз. Кемнэрнен финала керуен кайдан белеп була, языгыз эле, зинхар очен.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*