tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Муса Җәлил исемендәге республика премиясенә гаризалар кабул ителә башлады
Муса Җәлил исемендәге республика премиясенә гаризалар кабул ителә башлады

Муса Җәлил исемендәге республика премиясенә гаризалар кабул ителә башлады

Татарстанда Муса Җәлил исемендәге 2018-2019 еллар республика премиясенә гаризалар кабул ителә башлады. Бу хакта Татарстан Яшьләр эшләре министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Премия ике елга бер тапкыр 4 номинантка – 30 яшькәчә талантлы яшьләргә, шулай ук 30 яшьтән өлкәнрәк авторларга, коллективларга, яшьләр белән эшләүче иҗади берләшмәләргә бирелә.

  • Муса Җәлил исемендәге республика премиясе сәнгать, фән, мәгариф, тәрбия өлкәсе үсешенә өлеш керткән һәм яшьләр эшмәкәрлеге өлкәсендә зур казанышлары, яшьләр программаларын гамәлгә ашырган өчен тапшырыла. Лауреатларга 200 сум күләмендә акчалата премия, Диплом һәм махсус күкрәк билгесе бирелә.

Бәйгегә февральдә, шагыйрь Муса Җәлилнең туган көнендә нәтиҗә ясалачак.

Моннан алдагы елларда Муса Җәлил премиясенә Татарстанның  халык артисты Марат Шәрипов, шагыйрь Рәмис Аймәтов, Тинчурин исемендәге театр артистлары Резеда Сәләхова һәм Артем Пискунов, Татарстан иҗади яшьләр академиясе коллективы һ.б. лаек булган иде.

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*