tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Нияз Сабиров: «Татарны чәйсез күз алдына китереп булмый»
Нияз Сабиров: «Татарны чәйсез күз алдына китереп булмый»

Нияз Сабиров: «Татарны чәйсез күз алдына китереп булмый»

Кайчандыр мәдәният өлкәсендә кайнаган, Казан театр училищесын тәмамлаган, «Хыял» продюсерлык үзәге оештырган, күп кенә хәйрия чаралары уздырган Нияз Сабиров хәзер чәй сата. Ул – «ЧәйЧәк stories» оешмасы җитәкчесе. Чәйнең дә ниндиен әле – татарныкын, миллиен! Бөтен максаты – чәен башкаларга таныту. Шул рәвешле Нияз чәйнең тарихын да өйрәнә, татар халкының традицияләрен дә барлый, үткәннәргә алып кайта.

– Чәйләр сату, аны таныту миңа бик ошый. Татарны чәйсез күз алдына китереп булмый. Мин – авылда үскән малай. Әти-әнием Биектау районыныкылар. Җәйләрен авылда үстем. Без гел самавыр кайнатып чәй эчә идек. Шул күңелгә кереп калган. Хәзер дә авылга кайтуга, җыелышып тәмле чәй эчәбез, – ди Нияз.
Татарстанда чәй үсмәве генә комачау итә, ди ул. Шуңа да татар чәйләре өчен чималны читтән кайтарталар. Кара чәйне – Һиндстан, яшелен Кытай җибәрә. Чәйләр өчен хуш исле үләннәрне Алтайдан, Кырымнан кайтарта. Күп кенә файдалы үләннәр Татарстаннан җыела. Нияз сүзләренә караганда, үләннәрне теләсә кемнән алмыйлар. Сертификаты булган кешеләрне эзлиләр.

– Мин эшемне бик яратам. Үзебезнең онлайн кибет бар. Интернет аша товар сораучылар күп. Республикада узган милли чараларда актив катнашам. Чәебезне күрсәтәбез. Милли тематикага кереп киткәч, мин аның эченә чумдым. Хәзер чәйләрне бөтен җир шарына танытасым килә. Чәй белән бергә татарлар тормышын да башкаларга җиткерәм. Күптән түгел үзебез борынгы сандыклар ясый башладык. Шуның эченә салып, чәй сатабыз. Кызыксынып алучылар күп. Аеруча яшьләр, әбиемнең сандыгы төсле, дип ошата. Без аны «Бирнә сандыгы» дибез. Шул сүз белән тагын үткәнгә кайтып, элек кызларның кияүгә буш кул белән чыкмауларын сөйлибез, – ди ул.

Чәйләрнең исемнәре үк күңелне күтәрә. Бизәлешендә татар бизәкләре. Нияз шуңа өстәп, татарлар тарихын да искә төшерә. Чит илләрдән әллә никадәр чакыру булса да, ул Татарстанны ташламый. Мәскәүдән эш тәкъдим итүчеләргә дә, юк, дип җавап бирә.

– Чәйләрем барлык кешегә дә ошый. Сатып алучылар арасында яшьләр күп. Әнә шул миңа көч өсти. Әлбәттә, чәй сатып кына баеп булмый. Бу – бик чыгымлы эш. Кем әйтмешли, биш сумыңны бирмичә, 3 сум ала алмыйсың. Бу эшем белән беррәттән яңа проектлар турында уйланам. Барысын да әйтеп бетереп булмый – барып чыккач күрерсез, – ди ул.

Гөлгенә ШИҺАПОВА

vatantat.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*