tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Омски өлкәсенең Тара шәһәрендә Муса Җәлил иҗаты буенча шигырь бәйгесе үтте
Омски өлкәсенең Тара шәһәрендә Муса Җәлил иҗаты буенча шигырь бәйгесе үтте

Омски өлкәсенең Тара шәһәрендә Муса Җәлил иҗаты буенча шигырь бәйгесе үтте

Бөек Җиңүнең 75 еллыгына әзерләнү кысаларында Омски өлкәсенең Тара шәһәрендә Муса Җәлил иҗаты буенча шигырь бәйгесе үтте. Батырлык гасырларда кала. Бәйге әлеге исем астында үткәрелде. Тараның Халыклар дуслыгы йорты каршында эшләүче Район татар үзәге шигърият бәйгеләрен инде 9нчы мәртәбә үткәрә. Быел ул герой-шагыйрьнең иҗатына багышланды.

Башка елларда бәйге район күләмендә оештырылса, быел районара – катнашучылар Тара районыннан башка, Тевриз һәм Муромцево районнарыннан һәм Омскидан да булды. Шунысы да игътибарга лаек – мәктәп укучыларыннан тыш беренче тапкыр студентлар да катнашты. Тагын да бер зур әһәмияткә ия күренеш – быел онлайн катнашучылар булды, Татарстанның Сарман районыннан 5 бала катнашты. Шулай, бәйгегең географиясе киңәйде.

Бәйгедә катнашырга 114 гариза кабул ителгән иде, алар арасыннан 38е сайлап алынды. Дөрес, балаларның 15е татар, калганнары рус милләтеннән булдылар, һәм, тәбигый ки, герой-шагыйрьнең шигырьләре ике телдә башкарылды. Татар телендә сөйләүчеләр асылда рус телле татар балалары иде. Сер түгел, кызганычка каршы өлкәбездәге авыл-районнарда яшәүче татар балалары да туган телләрендә күп аралашмый. Шулай да бәйгедә катнашып, Җәлил шигырьләрен оригиналда сөйләүләре күңелгә ятышлы күренеш.

Омскидан баручылар 4 кыз бала булды, Аларны “Татар дөньясы” газетасы редакторы Диана Единякова алып барды. Кызларның берсе, 12 яшьлек Фәридә Фәткуллина “Имән” шигырен сөйләп lll урынга лаек булды. Риана Омербаева тәнәфес вакытында барган концерт програмында катнашты. Катнашучылар арасында балалар бакчасына йөрүче Әминә иң кечкенәсе булды, иң өлкәннәре Тара педагогия коллиятенең lll курс студентлары иде. Берничә ел рәттән жюрины Диана Единякова җитәкли һәм иң яшь катнашучыга газета редакциясенең бүләген тапшыра. Бу юлы бүләк – татар телендә шигырь сөйләгән кечкенә Әминәгә булды.

Хөкемдарлар фикеренчә, бәйгедә катнашучылар саны, татар телендә сөйләүчеләрнең башкару осталыгы елдан-ел арта бара. Катнашучыларның һәммәсе Рәхмәт хатлары һәм сертификатлар белән бүләкләнде. Җиңүчеләргә дипломнар һәм кыйммәтле бүләкләр бирелде. Әлеге бәйге кысаларында “Ватанны саклаучылар” исемләнгән балалар рәсемнәре конкурсы да оештырылган иде.

Розалия Сайганова

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*