tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Оныкларыбыз татар телендә сөйләшәме?
Оныкларыбыз татар телендә сөйләшәме?

Оныкларыбыз татар телендә сөйләшәме?

Болындагы һәрбер чәчәкнең, гөлнең, яфракның, куакның үз матурлыгы булган кебек, һәр телнең дә үз матурлыгы, үз йөзе, үз яңгырашы, үз аһәңе… Һәм кояш астында һәрбер халыкның, һәр телнең үз урыны бар! Һәр кеше үз туган телен яратырга, зурларга, аның белән горурланырга тиеш.

Февраль аенда туган тел ун­көнлеге булды. Безнең туган тел ул — татар теле! Без – өлкәннәр — аны яратабыз, кулланабыз һәм киләчәк буынның да туган телдә уйлап, фикерләп, туган телдә сөйләшүен, аралашуын, аны онытмавын телибез. Безнең кичәләрнең, очрашуларның да максаты нәкъ менә шул иде. Шундый матур кичә Әгерҗенең Ләбиб Айтуганов исемедәге мәдәният йортында узды. Районыбызның “Ак калфак” оешмасы әзерләгән бу чарада җиде яшьтәгеләр дә, җитмеш яшьтәгеләр дә туган телгә мәдхия җырладылар. Биредә милләтләр дуслыгы да күр­сәтелде. Балалар арасында узган иҗади бәйгеләргә нәтиҗә дә ясалды. Чын татарча, матур сөйләмле балалар үзләренең шигырь, җырлары белән сокландырды… Кичәгә районыбызның мәгариф, мәдәният бүлекләре җитәкчеләре килгән иде. Аларның милли рухтагы чыгышлары һәркемнең күңеленә хуш килде! Кичә кызыклы үтте, зал алкышлардан тынып тормады, файдасын, нәтиҗәсен дә күрергә язсын!

Районыбызның Көчек, Кадыбаш авылы мәктәпләрендә укучылар белән очрашулар узды. Туган җир, туган тел, тәрбия, әниләр һәм балалар, газета-журнал, китап­лар уку кебек темаларны эченә алган бу чараларны бик яратып, җылы кабул иттеләр. Балалар үзләрен кызыксындырган сорауларга җаваплар алдылар, туган телне, районыбыз язучыларын, аларның әсәрләрен тирән белүләрен бик оста күрсәттеләр. Бер кыз бала “Төшләремә кердең, әнкәй” исемле шигыремне яттан сөйләгәндә, күңелем тулды, күз­ләремнән яшьләр тәгәрәде. “Шагыйрь бәхете нәрсә ул?” – дигән сорау тагын бер тетрәндерде, уйга салды… Гап-гади авыл мәктәпләре, гап-гади мөгаллим-мөгаллимәләр, авыл балалары… Ә никадәр рухи байлык, җылылык, эчкерсезлек, тыйнаклык һәм кунакчыллык бу белем йортларында!

Туган авылым Исәнбай мәктәбенә без Кадыбаш авылыннан сәгать өчтә кайтып җиттек. Тик бу мәктәптә чарага чакырыл­ган балалар, ни сәбәпледер, 1-6 сыйныфта укучылар гына иде. Күрәсең, туган тел бәйрәме, туган телебезнең әһәмиятен югары сыйныфларда укучылар өчен мәктәп җитәкчелеге кирәк дип тапмаган… Мин инде тугызынчы, унберенче сыйныфлар турында әйтмим дә (аларның әзерләнәсе күп!), гәрчә, башка мәктәпләрдә барлык балалар катнашса да! Җиде, сигез, унынчы сыйныфларда укучыларга һич тә зыян булмас иде, минемчә, бу очрашудан! Нәрсә генә дисәң дә, бу мәктәптә дә туган телне, татар телен яратучы, тирән белүче, бәйгеләрдә, олимпиадаларда җиңүче балалар бар бит!

Каләм тибрәтүче яшь каләмдәшләрем Гөлназ Мөкминова, Илүзә Нәгыймова шундый тирән эчтәлекле шигырьләрне үзәкләргә үтәрлек итеп сөйләделәр. Афәрин, кызлар! Бу мәктәп укучыларының да сораулары бихисап иде. Мине иң сөендергәне кечкенә кызларның иҗат белән шөгыльләнергә олы теләкләре сизелүе булды. Амин! Күңелләре хисле булып, җаннары моңга тулып, иҗат юлына кереп китүләр насыйп булсын аларга! Өч мәктәптә дә 21 февральдә туган балалар булуы, аларга татлы бүләк һәм катнашучыларга китапларымны бирү очрашуларны тагы да җанлы, җылы итте. Минем белән бергә очрашуларда йөргән һәм матур җырлар бүләк иткән Зөлфия Муллина белән Рамил Мухгалинга зур рәхмәтемне җиткерәм.

Бер кичәгә, очрашуга бар нәрсәне сыйдырып бетереп булмый, әлбәттә. Туган тел көнендә, атналыгында, ункөнлегендә генә түгел, һәр көнне һәрберебез туган тел өчен көрәшкә үз өлешебезне кертергә тиеш! Бу бик кыен нәрсә дә түгел кебек, гаиләдә үз телеңдә аралашсаң, кечкенә вакыттан ук бала җанына туган тел оеткысын салсаң, бу эшкә әби-бабай да булышса, соңыннан инде аны, Ризаэтдин Фәхретдин абыебыз әйткәндәй, бөтен дөнья халкы да кырып алалмас! Тик тирә-як мохит, гомумән, җәмгыятьнең булышлыгы да бик кирәк!

Районыбызда милли җанлы укытучылар, журналистлар, җитәкчеләр, китапханә хезмәткәрләре, “Ак калфак” оешмалары бик күп эш башкаралар! Элек урамнардан, авыз ачу мәҗлесеннән кайтучы әбиләрне күреп, “Их нинди матур ак әбиләр!” — дисәк, бүген инде урта яшьләрдәге ханымнар, калфаклар киеп, урам тутырып, мәдәният йортларыннан төрле чаралардан таралалар… Бу — бик зур сөенеч, алга китеш! Туган телебезгә күтәрелгән күсәк күпләрнең милли үзаңын уятты, ир-егетләребез дә түбәтәйне батырыб­рак киделәр! Халык саны алганда да сынатмаска иде! Туган тел бәйрәмнәре килә дә китә, ә безгә үз телебез белән яшәргә, үзебездән соң татар телендә сөйләшүче онык­лар, оныкчыклар калдырырга кирәк!

Әлфирә Низамова,
Татарстан һәм Удмуртия Язучылар берлекләре әгъзасы,
Исәнбай авылы

yanarysh.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*