tatruen
Баш бит / Яңалыклар / «Оренбург-Казан» федераль трассасында өчпочмакка һәйкәл куйдылар
«Оренбург-Казан» федераль трассасында өчпочмакка һәйкәл куйдылар

«Оренбург-Казан» федераль трассасында өчпочмакка һәйкәл куйдылар

Федераль трассада гаилә кафесы янында милли ризыгыбыз өчпочмакка һәйкәл барлыкка килде. Оренбур өлкәсе Сакмар районы Татар Каргалысы авылыннан гаилә пары «Оренбур-Казан» федераль трассасында үз кафелары ачылуга 25 ел тулу  уңаеннан үзенчәлекле һәйкәл куйдылар.

1995 ел вакыйгаларына әйләнеп кайтканда, мин ирексездән авыр чорларны искә алам. Яшь табиб Татар Каргалысы участок хастаханәсендә, яшь гаилә… Үземдә бик зур энергия һәм даими тоткарланып торган хәерче хезмәт хакым. Нәкъ менә шул вакытта кафе ачу идеясе туды. Тормыш иптәшемнең олы апасы, аңа якты истәлек, кайчандыр колхоз пешекчесе булган Фәридә Хәбибуллина, колхоз таркалганнан соң эшсез калды. Һәм менә, кичке чәй артында – әйдәгез, манты ясыйк дигән карарга килдек. Ул вакытларда бу сирәк ризык иде!

Бинаны мин Сакмарага юл буйлап карадым: Майорское авылы янындагы борылышта ташландык ГАИ посты тора иде. Ә кайчандыр 70нче елларда ул Сакмар элеваторының ашлык лабораториясе була. Ул чакта элеватор директоры Шубин кыска гына итеп: “Арендага ал, кирпеченә кадәр сүтеп бетерәчәкләр”, – диде. Һәм менә, өстәлләр куеп, эшчән пешекчеләр Фәридә Хәбибуллина һәм Хәбибә Монасыйповалар манты пешерә башладылар. Тик машина йөртүчеләр бу бинаны урап уза иделәр, чөнки “ГАИ” мөһере хәтерләрендә тора.Һәм минем башыма шундый батыр уй килде, хәзер аны реклама кызыксындыруы  дип атар иделәр – мин табличкада шрифт белән МЕНТЫ дип яздым да, аны сызып астына “манты” дип язып куйдым. Идея 100% ка эшләде һәм эшебез китте. Тик бер айдан соң, ачуы кабарган Сакмар районының ГАИ башлыгы атылып кереп, җәнҗал куптарып табличканы алып атарга кушты. Тик процесс киткән иде инде – кафе эшли башлады. “ГАИ ” тематикасын шулай да сакладык, без ул вакытта кафега “STOP” исеме бирдек, ягъни тукталышсыз үтеп китү тыела.

Соңрак без җәмәгатем Фирүзә белән милли кухняга басым ясарга кирәк дигән нәтиҗәгә килдек. Татар ашларының күп серләрен әбиебез Фәнура Сибгат кызы Мостафина төшендерде. Һәм менә – татар өчпочмагы безнең милли кухнябызның символына әверелде. Инде килеп, 25 елдан соң без татар өчпочмагына “һәйкәл” куйдык. Моннан тыш, кафеда Татарстан һәм Башкортостан мөселман шоферлары арасында гыйбадәт бүлмәсе дә зур популярлык казана.

Әмма теләсә кайсы гаилә эше буыннар бәйләнеше булмаса сүнә. Безнең кызыбыз Динара, кафебызның яшьтәше, бизәүдә, кафега товар кайтаруда актив ярдәмләшә. Улыбыз Данил барлык компьютер җиһазларын көйләп, кафеда автотоварлар бүлеген җитәкли. Компания хәзер “Ялкын” дигән исем алды һәм киңәйде. Татар Каргаласында милли атрибутика һәм хуҗалык товарлары кибете эшли, аны да Данил җитәкли, ә “Чәчтарашханә” Динара кулы астында.

Әмма теләсә кайсы бизнеста иң мөһиме – коллектив. Без бүген Фәридә Хәбибуллинаны зур хөрмәт белән искә алабыз, пешекчеләр Хәбибә Монасыйповага, Ольга Лукеринага, сатучылар Татьяна Михайловага, Людмила Бачуринага, Телеуш Нуржановага, Татьяна Петровага ихтирам белән зур рәхмәтләребезне әйтәбез. Шулай ук пенсияләрендә дә компаниядә эшләүләрен дәвам иткән ветераннарны – Халидә Сәитова, Рәйхан Мулдашева, Вера Соколоваларны да рәхмәт сүзләре белән билгеләп үтәсе килә.

Милли идеяне, гореф-гадәтләрне һәм традицияләрне саклап калу – бу ашыгыч,  кеше үз ориентирларын югалаткан дөньяда иң мөһимнәрнең берсе булырга тиеш. Россия үзе 190 нан артык халык һәм милләтнең күп гасырлык тормыш рәвешендә корылган. күпмилләтле Оренбуржьеда “Ялкын”ның татар халкының җылылыгын һәм кунакчыллыгын алга табан да дәвам итүен телибез.

Әнвәр һәм Фирүзә Искәндәровлар.
Татар Каргалысы авылы, Оренбург өлкәсе.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*