tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Оренбург өлкәсендә изге йөрәкле хатын-кызларны хөрмәтләделәр
Оренбург өлкәсендә изге йөрәкле хатын-кызларны хөрмәтләделәр

Оренбург өлкәсендә изге йөрәкле хатын-кызларны хөрмәтләделәр

Оренбург өлкәсенең Переволоцк районы  Чеснакау авылы «Ак калфак»лылары
“Изге йөрәк” исемле кичә оештырды. Язның иң матур көннәренең берсендә Чеснакау авылының Мәдәният  йортында бик күнелле очрашу кичәсе узды. Бәйрәмгә хатын-кызларның изге йөрәклеләре-авыру әниләрен, туганнарын, инвалид балаларын караучы мәрхәмәтле кызларыбыз, әниләребез һәм киленнәребез чакырылды.

Аларга зур табын өстәлләре әзерләнде, концерт номерларының иң матурлары сайланды. Авыл Советы башлыгы жылы сүзләр әйтеп, иң матур чәчәк бәйләмнәре өләште. Кунакларыбыз чын күнелдән ял иттеләр: биеделәр, җырладылар, төрле уеннарда катнаштылар, фотосурәтләргә төштеләр. Рәхмәт сүзләренең чиге булмады. дип хәбәр итә безгә Оренбург өлкәсендәге милләттәшләребез.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*